Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

"У войны не женское лицо..."

Гарифабану апа  гади колхозчы Галләмов Барый абый һәм бик матур калфаклар чигүче, оста тегүче Хәдичә апа гаиләсендә дөньяга килә.

Әнисе ягыннан әби-бабасы мул тормышта яшәгәннәр.Үзләренең кызлары Хәдичәгә , аның сәләтен күреп , аяклы тегү машинасы алып биргән булалар. Бу тегү машинасы Гарифабану апага да мирас булып кала.

Сугыш башланганчы Гарифабану апаның әтисе шахтер булып эшли, ә әнисе күлмәкләр тегү белән шөгыльләнә. Илгә афәт килгәч әтисен сугышка алалар, ә әнисе авырып үлеп китә. Өч бала ятим кала. Балалар туган яклары Морт авылына кайтып төшәләр.  Бу елларда Морт авылында  Хисамутдинова Зөләйха апа тегү мастерское ачкан була. Бу мастерскойда 10 лап кеше эшли. Ул бу балаларны кызганып Гарифабану апа белән аның бертуган апасын ательега эшкә ала. Кызлар башта юрганнар сыру белән шөгыльләнәләр. Остарып киткәч кисү һәм тегү эшләрен дә алар бик оста итеп  башкара башлыйлар.

Буй җитеп матур кыз булып өлгергәч Гарифабану апа Вазыйх исемле егеткә кияүгә чыга. Егетне армия сафларына алалар. Гарифабану апа иренә ияреп Ленинградка китә. Армия срогы беткәч алар кире Морт авылына әйләнеп кайталар. Вазыйх абый Алабуга педагогика институтын тәмамлап , Морт урта  мәктәбендә физика, математика фәннәрен укытып кына калмый , бик күп еллар шул мәктәптә директор вазыйфасын да башкара. Бик матур гаилә булып, алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ике кызы  һәм уллары әтиләре эзеннән барып Алабуга педагогика институтын тәмамлыйлар. Гарифабану апа, үзе  яратып башкарган эшенә тугрылыклы булып ,гомере буе тегүче булып  эшли. Шуннан лаеклы ялга да чыга.