Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Сираева Мария Николаевна

Морт авылында яшәп ятучы тыл ветераныбыз Сираева Мария Николай кызы 1932 елда Февраль исемле керәшен авылында туа. Сугыш башланганда аңа нибары 9 яшь була. 1939 елны алар гаиләләре белән Кизелда яшиләр. Сугыш башлану турындагы хәбәрне дә шунда алалар. Ил өстендә чыпчык үлмәс дип, 41 елның зәмһәрир салкын кышында туган авыллары Февральгә кайтырга булалар.”Юлда күргән мәхшәрне сөйләп бетереп булмый”,- дип искә ала Мария апа. Тимер юллар ябык, бары тик яралы солдатларны һәм тоткыннарны гына һаман каядыр җибәреп торалар. Эшелоннар станциядә бөтенләй туктамый, тизлекләрен генә киметә. Менә шунда утырып җитешә алганы утыра, җитешмәгәне кала. Чуковская дигән станциядә гаилә икегә бүленеп кала. Әтисе белән өч яшьлек Полина узучы эшелонга сикереп менә, ә әнисе ике бала, төенчек, сандыклар белән елап басып кала. Бик суык була, ә вокзалга кертмиләр – анда яралы солдатлар. Шулай да әнисе ялына торгач эчкә эләгәләр. Зур, якты,җылы вокзал яралылар белән тулган. Кемдер аларга шикәр, кемдер ипи бирә. Балалы аналар өчен махсус вагонга эләгә алар. Балаларны ашаталар, ә әниләргә бирмиләр.  Ипине балалар әниләренә  сындырып бирәләр. Мең бәла, газап чигеп , ниһаять , туган авылларына кайтып җитәләр. Мария мәктәпне яхшы билгеләргә генә, бик теләп укый. Укытучысы аны башкаларга үрнәк итеп куя. Тик өч классны бетергәч, башкалар белән бергә мәктәп партасы артына утырып янәдән укуын дәвам итәргә насыйп кына булмый.

Әтисе сугыштан аякларына салкын тидереп кайта, энесе һәм сеңлесе әле эшкә ярамыйлар. Нишләсен, әнисенә ияреп дуңгыз фермасында да йөри, ат җигеп колхозга саламын-печәне дә ташый, өйдәге бәрәңге бакчасы да аның өстендә була.

    “Кызым,  моңа кадәр укыганың кыз кешегә җитәр инде. Мин булдыра алмыйм, әниеңә ярдәм итәргә кирәк. Моннан түбән мәктәпкә бармассың, - дигән сүзләрне ул әле һаман хәтерендә йөртә. “Елый-елый кала идем Иван белән Полина мәктәпкә китеп барганда”,-дип сөйли Мария апа. Укытучысы да өйгә килеп әти-әнисе белән сөйләшеп карый: Мария сәләтле бала, аңа укырга кирәк дип аңлатырга тырыша.Тик әнисе аяк терәп укуга каршы тора. Аны да аңларга була: тормыш йөген ул берүзе тарта, ире авыру, өч бала, илдә сугыш. Ничек тә яшәргә кирәк. Шулай итеп Мария апа укырга бара алмый. Ул чор балаларының күбесе белемсез кала, сугыштан соң авыр елларда да алар иң авыр эшләрдә әшлиләр.

   Үсеп буйга җиткәч, авылдан читкә чыгып китеп бәхет эзли кыз бала. Кизелда апаларында бала карап та тора, Лубьянда бүрәнә дә ташый, тик менә паспорт булмавы гына яхшы эшкә урнашырга ирек бирми. Акчалырак эшкә паспортсызларны алмыйлар. Ул Мортка кайтып башта идән юучы, соңрак пешекче булып эшли башлый.

Шундый авыр тормышта үссә дә Мария апа җырга-биюгә, кул эшләренә оста була. Мәктәптә эшләгәндә тулай торакта кызлар тәмләп йоклаганда ай яктысында челтәр бәйли. Шулай итеп үзенә бирнә әзерли.

 Булачак ирен ул спектакль куйганда күреп ала һәм гашыйк була. 1956 елны алар Кизелда өйләнешәләр. Монда аларның өч балалары туа. Тик туган як , җирсу дигән нәрсә гел тартып тора. Шуңа күрә алар төянеп 1963 елда кире Мортка кайтып төшәләр. Анда төпчек кызлары дөньяга аваз сала. 1975 елны һич көтелмәгәндә Мария апаның ире үлеп китә. 4 баласын кочаклап ул ялгыз кала. Балаларны аякка бастырам дип ул өчәр эштә эшли. Берүзе дип тормый: бакчасын да утырта, бозавын-дуңгызын да асрый, көтүе белән каз да тота. Тик тормыш арбасы тигез юлдан гына тәгәрәми. Ара-тирә сикәлтәле сукмакларга кереп, җайга салынган тормышны пыр туздырып ата. Олы малае вафатыннан соң утыз ел булганда, яралы йөрәккә тагын бер кайгы – икенче малаеның үлеме килеп өстәлә.Тик, тормыш күген кайгы болытлары каплап алса да, яшеннәре чатнап-чатнап куркытса да алга таба яшәргә кирәк.

Алабута ашап, чабата киеп үссә дә, кайгыларның иң иң олыларын кичерсә дә Мария апа көчле рухлы, сабыр булып кала белә.