Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

" У войны не женское лицо..."

Камашева Александра Николаевна 1928 елның 18 августында Бондюг районы Яңа Гришкино авылында дөньяга килә. 1нче классны үзләренең авылларында укый. 2 нче класска күрше авылга урыс авылы  мәктәбенә  укырга китә. Анда квартирда торып укый. Гаиләдә  4 бала булалар. Беренче бала урактан кайтканда, өермә кузгалып, шул өермә эчендә кала һәм шуннан соң чирләп үлә. Шаукым тигән диләр. Гена  абыйсы һәм Нина исемле сеңлесе була. Александра 6 нчы классны тәмамлагач  сугыш башлана. Александра апа гаиләсенең сугышка хәтле дә тормышлары авыр була. Раскулачивание вакытында аларның гаиләләрен себергә сөрергә тиеш булалар, чөнки аның әти-әнисе колхозга керергә теләми. Гаиләләре урта хәлле генә -маллары да бик күп булмый. Бер сыерлары һәм  аты була.  Раскулачиваниедан куркып,  әтиләре Үзбәкстанга чыгып кача. Анда поезд юлларын ремонтлаучы булып эшкә урнаша.  Ләкин бәла үзе генә йөрми диләр бит, юлны ремонтлап утырганда, паровоз артка чигенеп ала, ә бу вакытта   Николай абый юл ремонтлап утыра торган була. Бәхетсезлеккә каршы,  паровоз  ике аягын да өздереп ата. Авылга ул ике аяксыз килеш кайтып егыла. Ләкин алар гаиләсен барыбер раскулачивать итәләр. Өй эчендәге әйберләргә хәтле торг оештырып авыл ярлыларына  тараталар:  җирләрен тартып алалар,  малларын колхоз алып китә. Өйләрен дә тартып аласы булалар. Тәрәзәләренә такталар кадаклап куялар, өеңне калдыр да күршеләреңә кереп тор диләр, әниләре бик көчле хатын була, бусагага басып тотынып каршы тора. Өйгә беркемне дә кертми.  Шулай итеп өйне тартып алырга көчләре җитми. Әниләре колхоз эшенә чыгып эшли башлый. Александра апа да әнисе белән урак ура, басуда чүп үләне утый, ындырда молотилькада эшли, ашлык суктыра. Весовщик булып эшли. Әтиләре ике аяксыз булса да -  умарталык белән шөгыльләнә башлый.  Алмагачлары бик күп була. Нинди генә җиләк-җимеш үстерми Николай абый.  Аларны җыеп күп итеп как ясыйлар. Кыш көненә менә дигән витамин. Алмаларны бәләкәй арбага салып   сатарга алып бара торган булалар. Татар авыллары аша узганда малайлар алманы тиз генә алып кача торганнар иде ди Александра түти. Әче алмаларны өшетергә куеп, кыш көне  шул алмаларны алып кереп ашыйлар. Сугыш беткәч Александра апа сельсовет председателе булып эшли башлый.  Бөрешле авылына кияүгә чыга. Булачак ире башта армиядә хезмәт итә аннан сугыш башланау сәбәпле 4 ел фронтта була. Шулай итеп 9 ел ул пограничник  булып хезмәт итә. Сугыштан исән-сау кайта һәм Александра белән гаилә кора. Александра апаның соңгы эшләгән урыны почта. Ул анда күп еллар хат ташучы булып эшли. Хәзерге вакытта Александра апа кызы  тәрбиясендә яши. Морт авылында яшәүче Нина исемле кызында да кунак булып китә. Балаларының хөрмәтендә, тәрбиясендә яши.