Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Яңалык

"Май чабу" кышны озату бәйрәме

24 февраль көнне китапханә, мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә керәшеннәрнең "Май чабу" кышны озату бәйрәмен оештырдылар.

"Күңелле стартлар" Кышкы спорт уеннары.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Яңасала авыл китапханәсе Каенсар авыл клубы белән берлектә үзенең укучыларын "Күңелле стартлар" дигән кышкы спорт уеннарына җыйды.

"Дөньяда иң - иң матур тел, ул минем Туган телем" бәйге

22 февраль көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән "Дөньяда иң - иң матур тел, ул минем Туган телем" - дигән бәйге үткәрде. Бәйгедә "Сөембикә оныклары" һәм "Тукай варислары" дигән командалар көч сынашты.

"Татар халкының каһарманы – Муса Җәлил" йолдыз сәгате уены.

Яңга-Сала авыл китапханәсендә каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган "Татар халкының каһарманы - Муса Җәлил" - дигән темада йолдыз сәгате уены узды.Максат:М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтен танышу,шагыйрьнең һәр чор иҗатына хас булган үзенчәлекләрне ачу, патриотик, гражданлык тәрбиясе бирү.

"Татар халык җырлары- иң кадерле ядкарләр" әдәби музыкаль кунакханә.

9 февраль көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе каршында оештырылган "Ак калфак" татар хатын кызлары иҗтимагый оешмасы"Татар халык җырлары- иң кадерле ядкарләр" дигән әдәби музыкаль кунакханәгә үзенең дусларын җыйды.

"Cпорт белән дус бул, яман гадәт юк бул!" Күңелле стартлар.

1 февраль көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе башлангыч мәктәптә 1-4 нче сыйныф укучылары белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап "Спорт белән дус бул, яман гадәт юк бул!" дигән темада күңелле стартлар оештырды.

Күчмә китапханәдә.

Яңга- Сала авыл китапханәсе Каенсар авыл клубында күчмә китапханәдә укучыларны яңа китаплар белән таныштырды.