19 май Матбуган көне уңаеннан “Вакытлы матбугат- заман көзгесе” – дигән мәгълүмат көне үтте. Максаты: газета – журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгъүматларын тормышта файдалану, яңа кайткан китаплар белән таныштыру.
Җиңү сүзе – миллион кешенең гомерен, тылда һәм яу кырында күпме хезмәтне, патриотизмны үзенә сыйдырган. Без бүген батырлыклары һәм тырыш хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан кешеләр алдында баш иябез.
Каенсар авылында оештырылган "Каһарманнар даны мәңгелк!”- дигән очрашу кичәсен Яңасала авыл җирлеге башлыгы Сафин А.И. ачып җибәрде, тыл каһарманнарын, сугыш чоры балаларын, сугыштан соң туган буынны бүгенге иң гүзәл, иң дулкынландыргыч көн - Җиңү көне белән котлады, тыл ветераннарына бүләкләр тапшырды. Аннан соң Яңасала башлангыч сыйныф укучылары әби- бабайлар каршында бик матур чыгыш ясадылар.
Яңасала башлангыч мәктәбендә Татар халык язучысы,бик күп дәүләт бүләкләре иясе , авылдашыбыз Гомәр ага Бәширов истәлегенә мемориал такта ачу тантанасы булды. Тантанага әдипнең оныгы Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева), язучы Вакыф Нуриев, тарихчы, тарих фәннәре белгече Файзелхак Ислаев кайтты
22 нче апрель көнне кичке сәг.19.00 Бөтендөнья “Библиосумерки-2016” акциясе кысаларында Яңга-Сала мәдәният йортында Яңга-Сала авыл китапханәсе "Кино китаптан башлана" исемле информация сәгате үткәрде.
1 май көнне авылда бәйрәм рухы сизелеп тора. Балалар иртә таңнан өйдән-өйгә кереп, буялган күкәй, тәм-том җыеп йөри. Һәр йортта табын корыла. Олы көннең зур билгесе – кызартылган йомырка.
18 апрель көнне Яңасала мәдәният йортында , Каенсар авыл клубы, Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә “Мәрхәмәтлелек акциясе» кысаларында халыкара дуслык көне уңаеннан “Дуслык мәйданчыгы” оештырылды. Галимнәр безнең планетада өч меңгә якын телләр бар дип саныйлар. Безнең авыл җирлегендә татар, рус, чуаш, керәшен татарлары дус һәм тату яши. Бәйрәмдә дуслык агачы төзелде, табышмаклар чишелде, дуслык турында мәкальләр һәм әйтемнәр әйтелде, төрле телләрдә җырлар җырланды, “Халыклар бердәмлеге – милләтара т
17 апрель көнне Яңасала авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Мәрхәмәтле Татарстан акциясе кысаларында “Без сәламәт, кушылыгыз!” – дигән акция уздырды.
22 апрель көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе мәдният йорты белән берлектә “Язгы шәфкатьлелек” атнасы кысаларында “Георгий тасмасы” көне уздырды. Бу көнне китапханәгә , мәдәният йортына килгән һәр укучыга Бөек Җиңү символы булган “Георгий тасмасы” бирелде. Китапханәче кулыннан җиңү символын алган һәр яшь буын вәкиле, урта, өлкән буын вәкилләре Җиңү яулаган батырларны зур хөрмәт хисе белән искә алдылар.
Район күләмендә оештырылган фестиваль кысаларында 21 апрель көнне ,,Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен” исемле әдәби музыкаль кичә уздырылды.
9 апрель көнне Яңасала мәдәният йортында “Тукай, Тукай,Синең моңны тыңлый,Туган халкым әле бүген дә”- дигән җыр, шигырь, сөючеләр бәйгесе оештырылды. Яңасала авыл җирлегенә кергән Каенсар һәм Яңасала авылында яшәүче әдәбиятка сәнгатькә гашыйклар бүген бер сәхнәгә җыелып Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алдылар
7 апрель көнне Яңасала авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә Яңасала авылы буенча халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак күзаллау булдыру максатыннан “Мин Тукайга киләм”- дигән шигъри эстафета үтте.
Яңасала авыл китапханәсе каршында оештырылган "Тылсымлы каләм" иҗат түгәрәгенә йөрүче балалар иҗаты вакытлы матбугат битләрендә.
1 апрель – Халыкара кошлар көне уңаеннан Яңасала авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә “Кошлар – канатлы дуслар” –дигән темада бик матур кичә булды.
27 март көнне Яңасала мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә “Серле Тукай сүзләре”- дигән әдәби кунакханә үтте. Бүгенге кунакханәдә без өлкән буын вәкилләре белән Г.Тукай иҗатында әхлак, хезмәт тәрбиясе дигән темада сөйләштек. Г. Тукай әсәрләрендә балаларны тәрбияләүнең иң мөһим проблемаларын күтәрә, киләчәк буынны әдәбият ярдәмендә тәрбияләү идеяләрен пропагандалый.
Дуслык – дөньяда иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе.Дуслык булса гына җир шарында тынычлык хөкем сөрер.12 март көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары өчен “Дуслык белән көчле без!”- дигән түгәрәк өстәл булып узды.
19 март көнне Яңасала башлангыч мәктәбе Янга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә 1-4 сыйныф укучылары белән тормыш иминлеге буенча “Адымнар нык, юллар имин булсын!” – дигән балалар иртәсе үткәрде.
7 гыйнварь көнне христиан динендә булганнар Раштуа бәйрәмен зурлап каршы алды.
Яңасала авыл китапханәсендә Тукай әкиятләре буенча "Әдәби геройлар парады" - дигән конкурс игълан ителде.
Яңасала башлангыч мәктәбендә Яңга-Сала авыл китапханәсен белән берлектә "Әни" - җирдә иң зур кеше дигән гаилә бәйрәме булып узды.