Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Яңалык

"Җырымда юатырмын" әдәби кафе

12 октябрь көнне шагыйрь Фәннур Сафин иҗатына багышланган "Җырымда юатырмын" дигән әдәби кафега, язучының иҗатын яратучылар җыелды.

"Табигать ялгышларны кичерми" экологик дәрес

Бүгенге экологик дәресебезне иң актуаль темаларның берсе булып торган "Табигать ялгышларны кичерми" дигән темага багышладык. Безнең планетабызның хәле хәзерге вакытта сокланырлык түгел, һәм иң кызганычы, моңа без үзебез гаепле икәнлекне укучыга тешендерү максатыннан туган авылыбыз мисалында күрсәтергә тырыштык.

"Татарстан - якты илем" танып белү сәгате

"Татарстан - якты илем" дигән темада танып белү сәгате үтте. Укучыларга Казан шәһәре, аның истәлекле урыннары, атаклы язучы, галимнәре, данлыклы кешеләре турында мәгьлүмат бирелде

"Россия Флагы- безнең горурлыгыбыз"күргәзмә-досье

Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы" Указы нигезендә гамәлгә куелган. 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде. Андагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт.

"Шигъриятле алан" Әдәби мәйдан

Яңасала авыл китапханәсе 12 август көнне Каенсар авыл клубында нәни укучылар өчен Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗаты буенча әдәби мәйдан оештырды.

"Чишмәләр иле син, Туган як!" экологик сәяхәт

Яңасала авыл китапханәсе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Чишмәләр иле син, Туган як!” дигән экологик сәяхәт оештырды.Чишмәләр - су чыганагы да, гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да, экология дә, табигать чарасы да ул.

"Китаплы алан" әдәби мәйдан

Җәйге каникуллар чорында балалар буш вакытларын файдалы үткәрергә тырыша ә менә бүген дуслар " Китаплы алан"да очраштылар.

"Исән йөреп, сау кайтыгыз егетләр!" егетләрне хәрби хезмәткә озату кичәсе.

Быел язгы чакырылышта Яңасала авыл җирлегеннән барлыгы 3 егет хәрби хезмәткә алына.Яңасаладан Миннебаев Алмаз Мөнир улы, Каенсардан Котдусов Илдан Илдар улы, Хөснетдинов Илфир Илнар улы.Шул уңайдан Каенсар авыл клубында Россия Армиясе сафларына алынучы егетләребезне хөрмәтләү йөзеннән клуб мөдире Сафина Энҗе һәм Яңасала авыл китапханәсе мөдире Борханова Фәридә “Исән йөреп сау кайтыгыз егетләр!” – дигән кичә оештырдылар.