6 ноябрь көнне Каенсар авыл клубында яшүсмерләр белән “Татарстан символларын беләсеңме?”- дигән интеллектуаль уен, “Республиканың төп законы – Татарстан Конституциясе”- дигән белешмә- мәгълүмат сәгате булып узды.
5 октябрь көнне Яңга-Сала авыл китапханәчесе кайда булган?
2 октябрь көнне “Күзеңдәге бәхет чаткылары, Яшәү яме бирсен һәркемгә!”- дигән могҗизалар кыры дигән уен – тамаша булып узды.
1октябрь өлкәннәр көне уңаеннан Яңасала башлангыч мәктәбендә авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә “Якты дөньяга ямь биреп яшәгез!” –дигән бик матур очрашу кичәсе булып узды.
5 сентябрь Яңга-Сала башлангыч мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә “Экстремизмга юл юк!”- дигән темада тәрбия сәгате үтте. Максаты: укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч яный һәм аларны белергә кирәклеген аңлату, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү, әхлак сыйфатларын тәрбияләү.
Яңга-Сала авыл китапханәсе каршында эшләүче”Туган як һәм Г.Бәширов” музеенда “Яхшы сүз – җан азыгы”-дигән мәгълүмат сәгате үтте.
16 нче cентябрь көнне Яңга-Сала башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәниятле кеше-әдәпле кеше” темасы астында Мәдәният дәресе үткәрелде. “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге”н тапшыру тантанасында авыл китапханәчесе Бурханова Ф.А. укытучылар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.
Яңга-Сала авыл китапханәсе башлангыч мәктәп белән берлектә "Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне" уңаеннан Бесланда булган вакыйгаларны искә алып 1 минут тын калдылар һәм анда үлгән балалар истәлегенә "Ак торна" акциясендә катнашып үз куллары белән торналар ясадылар.
25 август көнне Яңасала мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Чәчәк ат, гүзәл Татарстаным!"- дигән әдәби музыкаль кичә булып узды.
23август көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә “Беслан – безнең хәтердә”- дигән белешмә мәгълүмат сәгате үткәрдек. Максаты: балаларда кече яшьтән граҗданлык сыйфатлары тәрбияләү, терроризмга каршы нәфрәт уяту, мәрхәммәтлелек хисләре, актив граҗданлык позициясе булдыру.
20 август көнне Каенсар авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә киң җәмәгатчелек өчен “Нәрсә ул Терроризм?”- дигән темада түгәрәк өстәл оештырылды. Түгәрәк өстәлгә Хокук саклау органнарында эшләүче милиция капитаны Гайнетдинов Р.И.чакырылды. Әңгәмә “Нәрсә ул террорчылык?” дигән сорауга җавап эзләү белән башланды.
, 22 август көнне Каенсар авыл клуб бакчасында киң катлам укучылар өчен “Без терроризмга каршы”- дигән акция оештырылды.
18 август көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе Каенсар авылында яшәүче мәктәп укучыларын Каенсар авыл клуб ишегалдына әдәби мәйданга җыйды.
Гаилә ,мәхәббәт һәм тугърылык көне уңаеннан Яңасала авыл китапханәсе Яңасала авыл җирлеге, “Бердәм Россия” сәяси партиясе белән берлектә авыл җирлегендә яшәүче күркәм, үрнәк гаиләләрне түгәрәк даталары һәм бәйрәм белән котлап аларның йортларында булдылар . Бүгенге очрашуның максаты яшь буында гаилә кыйммәтләренә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү
23 июнь көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе Каенсар авыл клубы белән берлектә 22 июнь Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан авылыбыз уртасына урнашкан “Батырлык” обелисксы каршында “Буыннарны берләштерә батырлар даны" дигән хәтер сәгатенә җыйды.
11 июнь көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә булачак сайлаучылар өчен “Сайлыйбыз, сайланабыз” дигән белешмә мәгълүмат сәгате үтте. Яшьләр үзләрен кызыксындырган Нәрсә ул сайлаулар? Депутатларны, президентны кем сайлый? Законнарны кем кабул итә? Депутатлар кайда эшлиләр? Дәүләт Советында кабул иткән законнарны кем үти? Нинди органнарга сайлаулар үтәчәк? Безнең авыл җирлеге округларында кемнәр депутат булып тора.Алар нәрсәләр белән шөгелләнәләр? Кемнәр депутат була ала?- дигән сорауларына тулы һәм төгәл җавап
Яңасала балалар бакчасында авыл китапханәсе белән берлектә “Салават күпере” – минем яраткан журналым» -дигән балалар иртәсе булып узды. Максаты балаларга кечкенәдән газета – журналлар уку, яшьтәшләре иҗаты белән таныштырып үзләрендә дә иҗатка кызыксыну уяту.
1июнь - халыкара балаларны яклау көнендә китапханәдә һәм болында "Мин. Китап.Җәй!”дип исемләнгән балачак бәйрәме үткәрелде. Балаларны яклау көне 1950 елдан дөнья күләмендә бик зурлап уздырылып килә
27 май көнне Яңасала башлангыч мәктәбендә күңелле шул ук вакытта моңсу да бәйрәм “Соңгы кыңгырау” бәйрәме гөрләп узды. Чәчәк бәйләмнәре тоткан укучыларны көчле кул чабулар белән каршы алдык. Бәйрәм тантанасын башлангыч мәктәбе җитәкчесе Сафина В.Х. ачып җибәрде.