"Киң галәмнән зур сәлам!" Белешмә мәгълүмат сәгате.
11 апрель көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә “Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көн” уңаеннан 1-4 сыйныф укучылары өчен белешмә мәгълүмат сәгате булып узды
11 апрель көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә “Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көн” уңаеннан 1-4 сыйныф укучылары өчен белешмә мәгълүмат сәгате булып узды
23 март көнне Каенсар авыл клубында гаилә балалар бакчасы Яңга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә "Кошларым якын дусларым" - дигән балалар иртәсе үтте.
21 март көнне Яңга-Салабашлангыч мәктәбе территориясендә авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә яз гүзәле Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәме узды
19 март көнне Каенсар авыл клубында Яңга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә "Табигать -тиңсез хәзинә" дигән темада тапкырлар һәм җитезләр бәйгесе үтте.
21 нче февраль- Халыкара туган тел көне.
Яңга-Сала авыл китапханәсендә (музей), Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел тулу уңаеннан, Яңга-Сала башлангыч мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары белән "Әфганстан –йөрәк ярасы” исеме астында батырлык дәресе үткәрелде. Китапханә мөдире Ф.А.Борханова тарихта эз калдырган Әфган сугышы турында сөйләде.
5 февраль көнне Каенсар авыл клубында (күчмә пункт) 8-9 сыйныф укучылары белән “Җыры һаман яши...”- дигән көчсез звено интелектуаль уены оештырылды.
Яңга-Сала авыл китапханәсендә каһарман язучы Муса Җәлил иҗатына багышланган “Гасырларга калыр батырлык”- дигән темада “йолдызлы сәгать” уены булып узды. Һәр укучы үзе өчен көч сынашты, сораулар һәм биремнәр язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иде.Бүгенге уенның җиңүчесе булып 4 сыйныф укучысы Камилә Исмәгыйлева танылды һәм төп призга лаек булды, калган катнашучыларда уеннан буш кул белән китмәде.
9 февраль көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә “2017ел-Экология елы” уңаеннан “Табигатем , гүзәллекне синнән алам!”- дигән темада экология елын ачып җибәрү уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән танып белү сәгате үтте.
1992 елның 7 февралендә ТР Югары Советы тарафыннан Дәүләт гербы кабул ителә шул уңайдан 7 февраль көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә “Татарстан дәүләт символлары” циклының 1нче парламент дәресе үтте. Максаты: УкучыларныТатарстанның дәүләтсимволлары белән таныштыру,Символларга сакчыл караш тәрбияләү.
Балалар язучысы Р.Корбан иҗатына багышланган күргәзмә- табышмак укучыларда зур кызыксыну уятты
Каенсар авыл клубында Яңга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә киң катлам укучылар өчен Язучы, шагыйрь,Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, җәмәгать эшлеклесе Рәзил Вәлиевка 70 яшь тулу уңаеннан “Бөтенесен искә төшерде күк, кыңгырауның моңлы тавышы...”- дигән әдәби музыкаль композиция оештырылды.
Бүгенге бәхәс сәгатендә яшүсмерләр белән “Наркотиклар нәрсә ул ? Кемнәр алар наркоманнар? Ни өчен кешеләр наркотиклар кулланалар? Наркотиклар сату кемгә табыш китерә? Наркоман булмас өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?”- дигән сорауларга бергәләп җаваплар эзләдек.
"Үрмәкүчбикә"балаларны үз патшалыгына зур сынаулар аша кертте.
Яңа елны китермәсе өчен Дию, Убырлы, Кәрлә нинди генә план корсаларда Кыш бабай белән Кар кызын туктатып кала алмадылар.
Кыш бабайның "Серле капчыгында" тагын нинди тылсым яшеренгәнен белү өчен ай-яй бик күп торышырга туры килде нәни дусларга.
2 декабрь көнне Яңга-Сала башлангыч мәктәбе һәм Яңга –Сала авыл китапханәсе белән берлектә “Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне” уңаеннан “Нәрсә ул коррупция?” – дигән темада тәрбия сәгате булып узды.
Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде.
Яхшылык, изгелек, шәфкатьлелек... Кеше бу сүзләрнең мәгънәсенә вакыт үтү белән генә төшенә. Алар безнең тормышта көн саен диярлек очрый. Башка кеше эчен бер кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, бу синең өчен инде зур горурлык була. Шулай итеп, кечкенә генә яхшылыклар эшләп без тормышка яраклашабыз, бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлый башлыйбыз.
Каенсар клубына кунакка "Башваткыч" килгән.