Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Яңалык

"Татар халкының бөек мәгърифәтчесе һәм тарихчысы- Шиһабетдин Мәрҗани" күргәзмә уйлану

15 январь көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә якташыбыз, мәгърифәтче, бөек татар галиме Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан киң катлам укучылар өчен китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

"Кыш бабайда сер бар" балалар иртәсе

27 нче декабрь көнне Каенсар авыл клубында гаилә балалар бакчасы, Яңга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә гаилә балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм кышкы каникулга кунакка кайткан балалар өчен "Кыш бабайда сер бар" дигән балалар иртәсе оештырылды.

"Кар бөртекләре чыршыны бизи" Осталык дәресе.

19 нчы декабрь көнне Яңасала авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән "Кар бөртекләре чыршыны бизи" дигән исем астында кар бөртекләре ясау буенча осталык дәресе үткәрде.

"Нинди гүзәл син,Минем Туган ягым!" Танып белү сәгате.

15 сентябрь көнне Яңга-сала авыл китапханәсендә Яңасала башлангыч сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру тантанасы булып узды.Китапханәче укучыларны "Нинди гүзәл син, Минем туган ягым!"- дигән танып белү сәгатенә дәште.

"Кояш балкый күгемдә, нуры күңел түрендә"(Әдәплелек сәгате)

12 июнь көнне Каенсар авыл клуб бакчасында Яңга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә “ Кояш балкый күгемдә, нуры күңел түрендә” дигән әдәплелек сәгате үтте.Бүгенге кичәгә әдәбиятка сәнгаткә битараф булмаган укучылар чакырылды, алар өлекеге ветеран мәдәният хезмәткәре Газизова Сәвия апа белән очраштылар. Сәвия апа үзенең шигырләрен, тәрбия темасына әкиятләр укыды, балаларга алтынга тиң изге киңәшләрен бирде, әдәпле, инсафлы булырга чакырды.

"Китап. Китап минем кулымда.Нур сибүче гомер юлымда" Китапханә төне.

2017 нче елның 22 апрелендә Яңга-Сала авыл китапханәсе ел саен уздырыла торган «Китапханә төне» уку фестивалендә катнашты. Авылыбызның мәдәни тормышындагы зур вакыйга булган әлеге чарага катнашырга теләүче барлык кунакларга бу төндә Каенсар авыл клубында Яңга-Сала авыл китапханәсенең күчмә китапханәсе үз ишекләрен ачты.