Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Яңалык

"Исән йөреп, сау кайтыгыз егетләр!" егетләрне хәрби хезмәткә озату кичәсе.

Быел язгы чакырылышта Яңасала авыл җирлегеннән барлыгы 3 егет хәрби хезмәткә алына.Яңасаладан Миннебаев Алмаз Мөнир улы, Каенсардан Котдусов Илдан Илдар улы, Хөснетдинов Илфир Илнар улы.Шул уңайдан Каенсар авыл клубында Россия Армиясе сафларына алынучы егетләребезне хөрмәтләү йөзеннән клуб мөдире Сафина Энҗе һәм Яңасала авыл китапханәсе мөдире Борханова Фәридә “Исән йөреп сау кайтыгыз егетләр!” – дигән кичә оештырдылар.

"Газета, журналларның безнең тормышыбыздагы роле" белешмә мәгълумат сәгате.

18 июнь көнне Яңасала авыл китапханәсендә "Газета, журналларның безнең тормышыбыздагы роле" дигән белешмә мәгълумат сәгате үтте.Укучылар белән газета, журналлар белән якыннан танышып андагы төрле башваткычларны чиштек, әкият, хикәяләрне зур кызыксыну белән укыдык. "Укучыларыбыз иҗаты газета ,журнал битләрендә" дигән күргәзмәгә күзәтү ясап үз яшьтәшләребезның иҗатлары белән якыннан таныштык.

"Балалар безнең киләчәк" күңелле стартлар

1 июнь көнне, көннең икенче яртысында Каенсар авыл клубында Яңга-Сала авыл китапханәсе, Каенсар гаилә "Ак каен" балалар бакчасы белән берлектә "Балалар безнең киләчәк" дигән күңелле стартлар уены оештырылды.

"Бәхетле безнең балачак" яраткан шөгель сәгате

1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Яңга-Сала авыл китапханәсе үзенең укучы дуслары өчен "Бәхетле безнең балачак" дип исемләнгән яраткан шөгель сәгате дигән чара үткәрде.Бу көнне балалар үзләренең яраткан, кызыксындырган шөгельләре белән шөгелләнер өчен мөмкинлекләр бирелде.

"Парлы үтсен гомерләр" 45 һәм аннанда күберәк ел гомер иткән гаиләләр белән очрашу кичәсе.

19 май көнне Яңасала мәдәният йортында китапханә белән берлектә халыкара гаилә көне уңаеннан 45 һәм аннан да озагырак бергә гомер итүче гаиләләр белән"Парлы үтсен гомерләр" - дигән очрашу кичәсе оештырылды.

"Гаиләм- ныклы терәгем" китап күргәзмәсе

«Гаилә - кеше өчен иң мөһим,иң җаваплы эш. Гаилә кешегә бәхет китерә, ләкин һәр гаилә,беренче чиратта дәүләт күләмендә мәгънәгә ия булган зур эш булып тора.» А.С.Макаренко.

"Яңа китап - якын дус" яңа китапларга күзәтү

Яңга-Сала авыл китапханәсенә яңа китаплар даими кайтып тора.Укучыларга китапны тиз арада җиткерү максатыннан китап күргәзмәсе оештырыла яңа әдәбиятка күзәтү ясала.