30 июль көнне Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә мәдәният йортында "Сәхнә" журналы сезнең өчен сәхнә ветераннары!"- дигән исем астында сәхнә ветераннары өчен белешмә мәгълүмат сәгате булып узды.
Җәйнең беренче көне- балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплылыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын - ул киләчәгебез . Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелелеле булырга өйрәтү изге бурыч.
Каенсар гаилә балалар бакчасында нәни дустыбыз Элеонора Халилованы мәктәпкә озту кичәсе оштырдык.
Яңасала авыл балалар бакчасына йөрүче нәниләр буген үзләренең яратып йөргән бакчалары белән хушлаштылар.Кунаклар каршында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Нәни дусларын бәйрәм белән котлар өчен бәйрәмгә "Кирлемән" белән "Белембикә"дә килгән иде.
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы. Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф- гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,нәсел ядкәрләрен киләчәк буынга тапшыру. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан Яңасала авыл китапханәсе мәдәнитя йорты белән берлектә фольклор кичә үткәрде.
20 март көнне Яңасала авыл китапханәсе каршында оешкан"Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы Мончала бәйләү буенча осталык дәресе үткәрде.
23 март көнне Яңасала авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә «Наркомания һәлакәткә китерә» дигән темада яшьүсмерләр катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды.р
22 февраль көнне башлангыч мәктәптә "Минем әти иң шәбе" - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткән бүгенге уен бәйгедә барлык әтиләрдә актив катнашты.
21февраль көнне Яңасала “Ромашка” балалар бакчасында китапханәче, клуб мөдире һәм тәрбияче белән берлектә "Туган телем –иркә гөлем” исеме астында, Туган тел көне уздырлыды.
16 февраль көнне Яңасала авыл китапханәсе үз укучылары өчен Герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатына һәм тормыш юлына багышланган тамчы шоу уены тәкъдим итте.
1 февраль көнне Яңасала балалар бакчасында "Китаплар иленә сәяхәт"- дигән китапханә дәресе үтте.
21 январь көнне Яңасала мәдәният йортында киң катлам укучылар өчен узган бүгенге чарада Яңасала авылыннан Ленинград блокадасында катнашкан сугыш ветераннарының балалары чакырылды.
8 январь көнне Авылдашыбыз Гомәр ага Бәшировның тууына 118 ел тулу уңаеннан Яңасала авыл китапханәсе киң катлам укучылар өчен язучыга багышланган музейга сәяхәт оештырды
Билгеле булганча, 2019 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 9 январь көнне Яңасала мәдәният йортында Т.Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” әсәре сәхнәләштерелеп авыл халкына тәкъдим ителде.
6 январь көнне Каенсар авыл клубында Кино көне һәм Россиядә Театр елы уңаеннан киң катлам китап укучылар өчен Т.Миңнуллинның “Йөрәк маем” спектаклен экраннан карау оештырылды.
. 6 январь көнне Яңасала авыл китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәләре укучыларның таудан күмәк чана шууларын оештырып балаларга күңелле ял ясадылар.
1 декабрь көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе мөдире Борханова Ф.А. һәм мәдәният йорты мөдире Касыймова Г.Ю. Яңга-Сала авылында гомер итүче элекеге мәдәният хезмәткәре булган,бүгенге көндә аяклары йөрмәү сәбәпле инвалид булып өйдә утыручы Калачова Лариса Гордеевна, тыл ветераны, инвалид Бламыкова Агафия Михайловна янында булып аларның хәлләрен белделәр, китапханәсе яңа кайткан китаплар, вакытлы матбугат белән таныштырса мәдәният йорты мөдире үзенең матур, моңлы җырын бүләк итте. янын
22 ноябрь көнне Каенсар авыл клубында Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) хөрмәтенә багышланган Мәүлед кичәсе үткәрелде. Кичәне Раил хәзрәт Гыйләҗев һәм мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая абыстай Фәтхуллина алып барды.
2 ноябрь көнне Каенсар авыл клубында,3 ноябрь көнне Яңасала мәдәният йортында Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә I Халыкара әдәби конкурс “Җәлил укулары”ның 1нче туры булып узды.