Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Яңалык

Әдәби бакча ачу тантанасы.

16 нчы январь көнне Арча районы Яңасала авылында Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов туган нигездә ”Әдәби бакча” ачылды.

"Гадел яшәсәң ил сөяр" Белешмә мәгълүмат сәгате

7 декабрь көнне Яңасала авыл китапханәсендә җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы көрәшенә багышланган күргәзмә урнаштырылды. Мәктәптә укучылар белән "Коррупциягә каршы көрәш" темасына белешмә мәгълүмат сәгатье уздырылды. Төп максаты - коррупциягә каршы караш булдыру; укучыларга әхлак нигезләрен, гражданлык позициясен өйрәтү; коррупциягә каршы көрәшнең әһәмиятен аңлату

"Сәламәт тәндә - сәламәт рух" Сәламәтлек сәгате

Яңасала мәдәният йортында 30 ноябрь көнне "Сәламәт тәндә - сәламәт рух" сәламәтлек сәгате үтте. Кызлар өчен бик тә мөһим булган кагыйдәләр белән таныштырдык, киңәшләр бирдек! Дөрес туклану турында да сөйләштек!

"Мәңгеле матурлык илендә" мәдәни дәрес

Кече яшьтәге балаларда милли горурлык хисе, туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә, үз халкыңның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уятуда сынлы сәнгатнең әһәмиятен аңлату максатыннан Халык рәссамнары иҗатына багышланган “Мәңгелек матурлык илендә” дигән мәдәни дәрес узды.

"Матбугат дөньясына сәяхәт" мәгълүмат сәгате

11 ноябрь көнне Яңасала авыл китапханәсенә киң катлам китап укучылар өчен "Матбугат дөньясына сәяхәт" информация сәгате үтте.Китапханәче мәгълүмат сәгатенә килүчеләрне китапханәгә килүчеләрне газета- журналлар исемлеге белән таныштырды. Яңа килгән “Безнең мирас” журналына күзәтү ясады.

"Хуш киләсең ,Сөмбелә!" уңыш бәйрәме

28 октябрь көнне Яңасала башлангыч мәктәбендә авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә "Хуш киләсең, Сөмбелә!" - дигән уңыш бәйрәме узды.

“Җәлилчеләр – кемнәр алар?” мәдәни дәрес

25 октябрь көнне Яңасала мәдәният йортында 7-8нче сыйныф укучылары өчен “Җәлилчеләр – кемнәр алар?” дигән темада мәдәни дәрес үтте. Максатыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең тоткынлыктагы эшчәнлекләрен тирәнтен ачыклау, һәрберсенең нинди вазифа үтәүләрен билгеләү. “Идел-Урал” легионы турында мәгълүмат туплау.