Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

Очрашу- кичә “Гомерләрнең алтын көзе”

Ак – Чишмә авылы китапханәчесе Мөхәммәтдинова Халидә бәйрәмгә дип килгән өлкәннәрне үз исеменнән, “Ак-Чишмәнең ак калфаклары” клубы исеменнән Өлкәннәр көне белән ихлас котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде.

Әдәби кичә ”Саекмас моң чишмәсе”

Танылган татар шагыйре, популяр җырлар авторы, Һ.Такташ исемендәге әдәби һәм Габдулла Татарстан Республикасының Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстан Республикасының Язучылар шурасы әгъзасы, Татарстан Республикасының Дәүләт шурасы депутаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рөстәм Зәкуанның тууына 65 ел тулуга багышлап, ”Саекмас моң чишмәсе” исемле әдәби кичә уздырдык.

Мәктәп яшендәге китап укучыларның тыл ветераннары белән очрашуы "Ветераннар, сезгә хөрмәт, сезгә даннар!"

Китапханәче очрашу кичәсен тантаналы төстә ачып җибәрде, кичәгә килгән өлкәннәрне Бөек Җиңүның 77 еллыгы уңаеннан оештырылган “Бөек Җиңү хәтердә, китапта” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды.

“Бөек Җиңү хәтердә, китапта” исемле китап күргәзмәсе

китап күргәзмәсендә авылдашларыбызның сугыш башланган көн, сугыш чоры һәм Җиңү көне турындагы истәлекләре, яу кырында үлеп калган һәм илгә Җиңү алып кайткан авылдашларыбыз турында мәгълуматлар белән танышып була.

Ифтар мәҗлесе "Рамазан - изгелек ае"

Ашытбаш авылыннан килгән Рифат хәзрәт барыбызны да Рамазан ае белән котлады, бик үтемле вәгазь сөйләде, коръән аятьләрен укыды, азан яңгырап ахшам намазына дәште.

“Тарихын белмәгән алга бармас” дип исемләнгән мәдәни дәрес

. Мәдәни дәрес вакытында китап укучылар туган төбәгебездәге тарихи урыннар турындагы белемнәрен тулыландырдылар. Мәдәни дәресне “Данлы еллар сәхифәсе ” дип аталган китап күргәзмәсенә бәйләп алып бардык.

Музыкаль кичә “Без саклыйсы мирас !”

Язның тәүге бәйрәменә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады. Гафиуллина Гөлнур бәйрәмгә бүләккә чәчәк бәйләү буенча остаханә оештырды, бер- беребезгә шул чәчәкләрне бүләк иттек.

Кычкырып укулар сәгате “Әни кирәк”

Кече мәктәп яшендәге китап укучылар Ләлә Сабированың «Әни нигә елый?», «Куллары йомшак иде…», «Үсеп кенә җитим…», «Әни кирәк…»исемле хикәяләрен кычкырып укыдылар.

Фольклор кичәсе “Энҗе чәчтем, энҗе җыям”

Китапханәче чарада катнашучы китап укучыларны Халыкара Туган тел көне белән котлады, “Тел дигән дәрья бар” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. Китап укучыларны телебезне кадерләп сакларга, һәрбер эштә миллилекне сакларга өндәде, дөньяда ай саен бер тел юкка чыгу турында ачынып сөйләде.

Китапханә дәресе "Китап һәм мин"

Балаларга төрле эчтәлектәге китаплар өләштем. Алар берәм-берәм күрсәтелгән биремнәрне башкардылар: күрсәтелгән китапның авторын, исемен, елын, басылган шәһәрен һәм нәшриятын табу, бу китап киштәнең кайсы бүлегендә икәнен күрсәтү.

“Ул яши әкият илендә” исемле кычкырып уку сәгате

Китапханәче Галимҗан Гыйльмановның мәхәббәт тарихын сөйләп үтте, аның кушаматы, кызыклы шөгыльләре, гаилә архивыннан алынган фотосурәтләре, иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды, “Албасты” хыялый кыйссасының ничек язылуын бәян итте.

“Хыял белән чынбарлыкны кушып” исемле китап күргәзмәсе

Галимҗан Гыйльмановка 1 февральдә 65 яшь тула. Шул уңайдан китапханәбездә “Хыял белән чынбарлыкны кушып” исемле китап күргәзмәсе эшли. Галимҗан Гыйльмановның иҗаты, тормышы белән кызыксынучыларны китапханәбездә көтеп калабыз.

Уен- чыгыш “Матбугат иленә сәяхәт”

Гарифуллина Ф.Р. кече мәктәп яшендәге китап укучылар белән “Сабантуй” журналының январь санына күзәтү уздырды. Аннары “Кем җитез?” дигән уен уйнадык.

"Кыш бабайдан иң зур бүләк" китап укучылар бенефисы

Кыш бабай кечкенә китап укучыларның ел буе эшләгән яхшы эшләрен атады, төрле конкурсларда җиңүчеләргә дипломнар тапшырды, табышмакларга дөрес җавап бирүчеләрне бүләкләде, иң күп китап укучыларны атады.