Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

Әкият кичәсе" Яшәгән, ди,булган,ди..."

Балалар истә калган әкиятләрен сөйләделәр. Без шул әкият эченнән бергәләп шушы әкият эченә яшерелгән мәгънәне табарга өйрәндек, бу әкият безне нәрсәгә өйрәткәнен ачыкладык.Аннары балалар үзләре яраткан әкият геройларын сөйләп кенә түгел,конкурс шартлары буенча кул астында булган материаллардан ясап та карадылар .Әкият геройларын ясауны башка дәресләрдә дә дәвам итәчәкбез.

ИПЧ "Тәмле сүз җан азыгы"

Балалар белән “Тәмле сүз”Әдәпле булу серләре-Казан:ТКН-2013-38б. китабыннан Әминә Бикчәнтәеваның ”Тәмле сүз” исемле хикәясен укыдык. Тәмле телле булуның ничек икәнен билгеләдек,тупас сүз башкаларның күңелен рәнҗетә алуын әйтеп үттек. Шул китапның 37, 45 нче битләреннән мәкальләрне укып аларга аңлатмалар бирдек. Риза Фәхретдиннең Мөгамәлә әдәпләре белән таныштык.

Яңа ел тамашасы" Төкле аягың белән, Яңа ел!"

Сценарий буенча әзерләнгән ,төрле костюмнар кигән әкият геройлары ,шулай ук Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә килү аеруча җылы кабул ителде. Кичә төрле кызыклы уеннар белән аралашып барды. Күпереп пешкән Яңа ел икмәгеннән залдагы һәр кеше авыз итте.Бәйрәмне Ашытбаш мәдәният йорты коллективының апаратура белән ярдәм итүе тагын да бизәде.

Балалар иртәсе"Кыш бабай! кил безгә Яңа ел бәйрәменә"

Балалар төрле әкият геройлары булып уйнадылар, дәртле биюләр башкардылар, бизәлгән чыршы тирәсендә җырладылар, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кыш бабай кызыл дәфтәрен ачып балаларның ел буе эшләгән яхшы эшләрен атады, балаларга үзенең бүләкләрен өләште, балалар кызыклы уеннар уйнадылар.

"Коррупция исемле чүп үләнен ничек корытырга?"Әңгәмә

Әңгәмәдә катнашучылар бер үк сүзне әйтте: ришвәт бирү – үзеңне алдау ул! Беренчедән , бу законсыз гамәл, икенчедән,намус ришвәткә караганда кыйммәтрәк. Димәк,ришвәт бирү файдасыз. Әңгәмә азагында бу көрәшнең бик катлаулы икәнен, моның өчен халыкның менталитетын үзгәртергә, ә иң беренче чиратта,һәркем үзеннән башларга тиеш дигән фикергә килдек.

Сорау-җавап иртәсе "Туган як җырчысы"

Китапханәче М.Мәһдиев иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. Аннары алдан әзерләнгән сораулар яңгырады, алар Мәһдиев тормыш юлы, иҗаты белән бәйле иде. . “Кеше китә- җыры кала” исемле презентация карадык. , табылмаган җавапларны китапханәче аңлатып үтте.

Әңгәмә" Сак булыгыз- ТЕРРОРИЗМ!"

“Терроризм – угроза всему человечеству” исемле стенд белән таныштырдык. Бүгенге көндә терроризмның нинди киң масштабларда таралуын аңлаттык. Һәр ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләштек.

Библиографик уен "Тапкырлыкта, өлгерлектә миңа бер дә тиңнәр юк"

Балаларга махсус карточкалар өләштем. Алар берәм-берәм шундагы биремнәрне башкардылар: күрсәтелгән китапның кайсы бүлектә икәнен күрсәтү, китапны табып алырга, язылган табышмакны әйтергә, табышмак җавапларын дөрес әйтү буенча җиңүчене билгеләү, бирелгән сорауларга җаваплар бирергә, аның үзенчәлекләрен санарга, карточкада бирелгән бирем буенча дидактик материаллардан карточкалар табарга.

"Әдәбият -чиксез дәрья" информация көне

Иртән балалар өчен “Китап укымаган адәм- чәчкә атмаган үлән” исемле информация дәресе уздырдык. Көне буе язучыларга,Әдәбият елына багышланган күргәзмәләр эшләде. Кич “Әдәбият чиксез-дәрья” күргәзмә-күзәтү узды, соңыннан китап укучылар өчен концерт узды.

"Ак чәчәкләр" китап киштәсеннән- зәңгәр экраннарга

Башта китапханәче кыскача Г.Әпсәләмовның тормыш юлы, “Ак чәчәкләр” китабы белән таныштырды. Шушы фильм төшерелә башлау белән китапукучылар бу романны бик теләп укый башлавы турында сөенеп сөйләде. Абдуллина Алисә әсәрнең эчтәлеге белән таныштырды.

Сагынабыз сине ,авыл җанлы ТУФАН!

2015 нче елның 20 нче сентябрендә “Әдәби мәйдан” циклындаНаратлык авыл халкы өчен “Сагынабыз сине ,авыл җанлы ТУФАН...” дип исемләнгән китап укучылар конференциясе узды. 80 еллыгын тутырган булыр иде,дип Туфан Миңнуллинны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Башта шул исемдәге китап күргәзмәсе белән таныштык. Аннары укытучы Тахавиева Г. Туфан Миңнуллинның тормыш юлы белән таныштырды. Китапханәче “Авыл җанлы Туфан” дип исемләнгән доклад укыды. Мухаметдинова Ч. язучының иҗаты белән таныштырды.

Мин барысын белергә телим

Башта “мәдәният “ төшенчәсе үз эченә нәрсәләрне ала, шулар хакында сөйләштек, балаларны һәр яктан мәдәниятлы итеп тәрбияләргә ярдәм итүче көндәлек белән таныштык, конкурс максатлары, аның этаплары белән таныштык . Алдагы елда тутырылган мәдәни көндәлектә эшләнеп бетмәгән эшләрне күрсәттек, ул көндәлекләрне укучыларның үзләренә тапшырдык. Башта үзебезнең республика, аның символикасы,президенты, истәлекле урыннары, башкаласы Казан хакында сөйләштек.

Балалар өчен яңа ел тамашасы "Кыш бабай безне бик ярата"

Балалар төрле әкият геройлары булып уйнадылар, дәртле биюләр башкардылар, бизәлгән чыршы тирәсендә җырладылар, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Җәнлекләр Су анасына алтын тарагын табарга булыштылар . Кыш бабай балаларга изге теләкләрен җиткерде, һәрбер кешегә үзенең бүләкләрен өләште, балалар кызыклы уеннар уйнадылар.