«Рунет 2018 премиясе» нәтиҗәләре буенча кыскача исемлек (шорт-бит) басылып чыкты

«Рунет премиясе» экспертлар клубы кыскача исемлек төзеде. Бу хакта тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтамадан  табарга мөмкин: nom.premiaruneta.ru.

«Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» һәм «Татарстан Республикасы электрон белем бирү» порталлары «Санлы трансформация лидерлары. Проектлар» номинациясендә  «Рунет 2018 премиясе»  бәйгесенең шорт-битенә керде (http://nom.premiaruneta.ru/#nom-27 ).

Рунет премиясе югары технологияләр һәм Интернет өлкәсендә зур нәтиҗәләр күрсәткән лидер компанияләрнең казанышларын бәяләүдә илкүләм бүләк санала.

Экспертлар клубы һәр номинация буенча кыскача исемлек төзеп иң яхшы проектлар өчен тавыш бирә: Дәүләт һәм Җәмгыять; Икътисад һәм бизнес;  Медиа һәм буш вакыт (досуг); Технологияләр һәм Инновацияләр; Белем бирү һәм кадрлар; Киберкуркынычсызлык; Россиядә иреклелек; Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм массакүләм коммуникацияләр; Балалар Рунеты; Мобиль кушымталар; Санлы трансформация лидерлары; Онлайн-сатып алулар: бизнес,  дәүләт,  төбәкләр; Facebookта ел бергәлеге.

Тулырак мәгълүмат: http://www.logistics.ru/internet-torgovlya-i-fulfilment/premiya-runeta-2018-opublikovan-short-list