Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Гомумроссия конкурслар һәм грантлар базасы

Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының «Культура. Гранты России» интернет-порталы Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев карары нигезендә төзелде. Ул мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә конкурсларның һәм грантларның Гомумроссия базасы булып тора.

Портал Россиянең 85 төбәгендә грант ярдәме өлкәсендәге актуаль вәзгыять турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә биредә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иҗади проектларга ярдәм итү өчен билгеләнгән 11 290 федераль, төбәк, муниципаль һәм шәхси грант турында мәгълүмат бирелгән.

Грантлар конкурс нигезендә – грант бирүче оешма игълан иткән конкурслар кысаларында бүленә.

Конкурста билгеләнгән тәртиптә теркәлгән иҗтимагый оешмалар, дәүләт оешмалары, иҗат коллективлары яки физик затлар катнаша ала. Барлык проектлар экспертлар советы тарафыннан карала. Конкурс тәмамланганнан соң аның нәтиҗәләре программада катнашучыларга җиткерелә, җиңүчеләр игълан ителә.

«Катнашучылар өчен файдалы мәгълүмат» бүлегендә гаризалар бирү тәртибе бирелгән.

Бу хакта тулырык: https://grants.culture.ru/