«#ПушкинLike: Пушкинны дөнья халыклары телләрендә укыйбыз Халыкара бәйгеcе

«Слух обо мне пройдёт по всей Руси великой,

И назовёт меня всяк сущий в ней язык,

И гордый внук славян, и финн, и ныне дикий

Тунгус, и друг степей – калмык…»

                                                                    А.С. Пушкин

 В. И.Ленин исемендәге Ульяновск өлкә фәнни китапханәсе бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның  тууына 220 ел тулуга багышлап «#ПушкинLike: Пушкинны дөнья халыклары телләрендә укыйбыз» дигән Халыкара бәйге башлап җибәрә. Конкурс Россия һәм башка илләр гражданнарын, төрле милләт вәкилләрен сүзгә, әдәби мираска, үткәннең иң яхшы традицияләренә мәхәббәт кебек кыйммәтләр тирәсендә берләштерүне, мәдәниятләр арасында киләчәк хакына иҗади диалогны җайга салуны күздә тота.

Бәйгегә А. С. Пушкин әсәрләре (яки әсәрләреннән өзек) сәнгатьле укылган видеоязмалар кабул ителә. Аның төп шарты – шигырьләр шәһәрләр һәм илләрнең тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия истәлекле урыннары фонында укылырга тиеш. Пушкин белән бәйле урыннар, Пушкин истәлегенә куелган һәйкәлләр, әдәби музейлар төшерелгән видеоязмалар да хуплана.

Бәйгегә эшләр 2019 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә. Моның өчен авторлар анкета-заявка тутырырга һәм  роликларының YouTube видеохостингындагы сылтамасын күрсәтергә тиеш.

Җиңүчеләрнең исемнәре шагыйрьнең тууына 220 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында сентябрь аенда Ульяновск шәһәрендә игълан ителәчәк.

Ульяновск китапханәсе төрле илләрдәге шигърият яратучыларга (14 яшьтән алып) мөрәҗәгать итә. Пушкинның күңелегезгә хуш килгән юлларын туган телегездә − рус, татар, удмурт, чуаш, мордва, коми, инглиз, алман, француз, әзәрбәйҗан, поляк һ. б. телләрдә укыгыз. Һәм социаль челтәр битләрендә #PushkinLike, #ПушкинLike, #Пушкинлайк, #ВремяЧитатьПушкина хештегларын билгеләп иҗатыгыз белән бүлешергә онытмагыз.

#ПушкинLike: Пушкинны дөнья халыклары телләрендә укыйбыз Халыкара бәйгесенең нигезләмәсе

Хәбәрләшү өчен мәгълүмат:

e-mail: inlit@uonb.ru

ОГБУК «В.И.Ленин исемендәге Ульяновск өлкә фәнни китапханәсе –Китаплар сарае».

432017, Ульяновск шәһәре, Карамзин тыкрыгы, 3/2нче йорт, хәбәрләшү өчен телефон: (8422) 44-30-85 (В.И.Ленин исемендәге Ульяновск өлкә фәнни китапханәсе – Китаплар сараеның чит телләрдәге әдәбият бүлеге)