Тукай – милләтем горурлыгы (6+)
21 нче апрель көнне 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Тукай – милләтем горурлыгы» дигән әдәби сәгать үткәрде.
21 нче апрель көнне 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Тукай – милләтем горурлыгы» дигән әдәби сәгать үткәрде.
12 нче китапханә, татар гаиләләренең матур традицияләрен саклау һәм үстерү максатыннан югары сыйныф укучылары өчен «Матур гаилә – милләт горурлыгы» исемендә диспут уздырды.
23 нче март көнне 12 нче санлы китапханә Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә «Алмалы чак» китабы авторы Роза Хәмидуллина белән очрашу кичәсе оештырды.
22 март көнне 12 нче санлы китапханәдә, Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, танылган җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, популяр язучы, күп санлы китаплар авторы Фәүзия Бәйрәмова белән «Тарих калка гасыр түреннән» дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте.
18 мартта 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен «Яман гадәт юлдаш булмасын» дигән темага сораулар һәм җаваплар кичәсе уздырды.
12 нче санлы китапханә 5 мартта Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан китап укучылар өчен «Тормыш яме – хатын-кызда!» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде.
12 нче санлы китапханә 4 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Яр Чаллы педагогия көллиятендә укучы кызлар өчен «Нурлы йөзле татар кызы, бул милләтнең йолдызы» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрде.
22 февраль көнне 12 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен әдәп кагыйдәләренә багышланган танып белү уены уздырды.
22 февраль көнне 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе, «Мирас» клубы эшчәнлеге кысаларында, кече яшьтәге китап укучыларына «Тел ачкычы – акыл баскычы» дип аталган әдәби чара уздырды.
12 нче санлы китапханә Халыкара туган тел көне уңаеннан, «Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем» исемле очрашу кичәсе оештырды.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Шигъри балачак//Голос детства» шәһәркүләм иҗади видеобәйгесенә йомгак ясалды.
12 нче санлы татар китапханәсе 3 февральдә «Сәламәтлек – тиңсез хәзинә» дигән түгәрәк өстәл уздырды.
4 нче февраль көнне 12 нче санлы китапханәдә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Синең дустың – компьютер» дип исемләнгән мәгълүмати дәрес узды.
12нче санлы китапханә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен күренекле татар акыл иясе Ризаэддин Фәхреддинның «Балаларга-үгет нәсыйхәт» китабы буенча әдәби сәгать үткәрде.
26 гыйнвар көнне 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Чулпан Арсланова белән күңелле очрашу кичәсе уздырды.
12нче санлы китапханә хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен юбиляр язучы Айдар Хәлимнең «Тал баласы Талхаветдин» дигән китабы буенча әдәби сәгать уздырды.
16 декабрьдә Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең актлар залында Чаллы шәһәренең танылган шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова белән «Тылсымлы шигърият дөньясы» дип исемләнгән очрашу узды.
19 ноябрьдә 12 нче санлы китапханә студентлар өчен яшьләр өчен басылып чыгучы вакытлы матбугат басмаларына күзәтү ясады.
23 нче ноябрь көнне 12 нче татар китапханәсе кече яшьтәге китап укучылар өчен татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты – Ләбиб Лерон иҗаты буенча әдәби чара уздырды.
18 ноябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан югары сыйныф укучылары өчен Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ак читек» әсәре, Дания Нәгыйм һәм Рөстәм Нәбиевнең «Бөртекләп җыелган гомер» китабы буенча китап укучылар конференциясе уздырылды.