Городская библиотека - филиал № 12

Әдәби кичә «Тел ачкычы – акыл баскычы» (6+)

22 февраль көнне 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе, «Мирас» клубы эшчәнлеге кысаларында, кече яшьтәге китап укучыларына «Тел ачкычы – акыл баскычы» дип аталган әдәби чара уздырды.Китапханәче балаларны Туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, балалар фольклорының үрнәкләрен укып күрсәтте, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. «Әйтеп бетер» дип аталган интеллектуаль уенда мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр, җырлы-биюле уенда катнаштылар. Чарада китап күргәзмәсе һәм электрон слайд-презентация тәкъдим ителде.