Городская библиотека - филиал № 12

Яңалык

«Юл кагыйдәләре белгечләре» уен программасы (6+)

12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча уен программасы уздырды. Укучыларга уен формасында юл билгеләренең, светофор сигналларының мәгънәсен аңлаттылар.

«Театр – кеше күңеленә юл салучы сәнгать»: театр артисты белән очрашу (12+)

12 март көнне 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Театр – кеше күңеленә юл салучы сәнгать» дигән исем астында Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Чулпан Арсланова белән очрашу уздырды.

Көтеп алынган яңа китаплар (18+)

Өлкән укучыларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштыру максатында, китапханәдә «Көтеп алынган яңа китаплар» дигән чара уздырылды.

«Кешеләрдә тик яктылык күрәм»…» язучы Ф. Сафин иҗатына багышланган чара (12+)

26нчы гыйнвар көнне 12 нче китапханә хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары өчен күренекле прозаик, шагыйрь Факил Сафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Кешеләрдә тик яктылык күрәм» дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды.

Туган як әкиятләре (6+)

25нче сентярь көнне кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен Абдулла Алиш әкиятләре буенча әдәби сәгать узды.

«Әгәр син китап белән дус булсаң» (0+)

12 нче китапханә-филиал хезмәткәрләре 122 нче «АБВГДейка» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр өчен «Әгәр син китап белән дус булсаң» исемле экскурсия үткәрделәр.

«Милләт аналары»: тарихи кичә (6+)

12 нче санлы китапханә, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган «Татар кызы» шәһәркүләм бәйгесенә әзерлек кысаларында, «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә «Милләт аналары» дигән чара уздырды.