26 гыйнвар көнне Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, «Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле» дип аталган кичә узды.
Яр Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы игълан иткән «Шигъри тәлгәшләр» төбәкара шигырь бәйгесенә йомгак ясалды.
Китапханәдә «Китаплы гаилә – бәхетле гаилә» онлайн-фестивале узды (0+)
Яр Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында узган «Әти, әни, мин – китап укучы гаилә» шәһәркүләм фотобәйгесенә нәтиҗә ясалды.
«Гаиләмнең яраткан китабы» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.
Яр Чаллы «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының» МБУ «Гаиләмнең яраткан китабы» шәһәркүләм бәйгесен игълан итә.
«ҮКС» МБУ китапханәләрендә планлаштырылган барлык чаралар 2020 елның 15 апреленә кадәр кичектерелә.
12нче санлы татар китапханәсе өлкән сыйныф укучылары өчен СПИД проблемасына һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга багышланган танып-белү сәгате үткәрде.
12 нче санлы татар китапханәсендә өлкән яшьтәге китап укучы хатын-кызлар өчен «Чәчләремнән сыйпа әле, әнкәй, тойыйм кулларыңның җылысын...» исемле әдәби-музыкаль кичә узды.
28 февраль көнне 12 нче санлы татар китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Җанга якын сәнгать» дигән исем астында Россия һәм Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы рәссам, шәмаилләр ясау остасы Зөлфия Мөхәммәтдинова белән очрашу үткәрде.
26 февральдә 12 нче санлы татар китапханәсендә, Халыкара туган тел көне уңаеннан, «Тел күрке –сүз, милләт күрке – тел» дигән темага түгәрәк өстәл узды.
12 нче санлы китапханәдә шагыйрь, прозаик Рәкит Аллабирденең иҗат кичәсе узды.
12 нче санлы татар китапханәсе өлкән сыйныф укучылары өчен «Матур буласың килсә…» дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырды.
13 февраль көнне 12 нче санлы татар китапханәсендә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучылары өчен «Фронтовик шагыйрьләр» дип аталган телдән журнал узды.
24 нче гыйнвар көнне 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 155 ел тулу уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары өчен виртуаль экскурсия барышында танып-белү сәгате үткәрде.
12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен «Иң кадерле мирас» дигән темага телдән журнал үткәрде.
Чаллы шәһәренең 12 нче санлы китапханәсендә һәрбер татарның күңелендә урын алган әлеге шигъри юллар авторы, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе, Халык шагыйрәсе Клара Булатова белән ихлас, гамьле очрашу узды.
12 нче китапханә 61 нче «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен язучы, драматург, әкиятче, күп китаплар авторы Сания Шәвәлиева белән очрашу уздырды.
Яр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 12 нче санлы милли китапханәсе 2019 елның 14 октябреннән 22 ноябренә кадәрТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән «Чәчәк ат, Татарстаным!» исемле шәһәркүләм шигъри видеобәйгегә нәтиҗә ясалды.
8 ноябрьдә 12 нче санлы татар китапханәсе Татарстанның һәм Россиянең атказанган спорт остасы Энҗе Хәмидуллина белән «Спорт сөюче гаилә» дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырды.