Городская библиотека - филиал № 12

Китапханә турында

Яр Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 12 нче санлы филиалы 1993 елда татар китапханәсе итеп үзгәртелә. Бу укучыларның татар әдәбиятына, туган якны өйрәнү буенча китапларга ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен эшләнә. 2012 елда китапханә Яңа шәһәрнең 14/01 йортында урнашкан киң, якты бинага күчә.

Без – тарихлы, тамырлы халык. Китапханәнең бурычы – татар китапларын һәм Чаллы төбәгенең тарихы, халыкның теле, көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары, күренекле шәхесләре, табигате турындагы әдәбиятны туплау, саклау, китап укучыларыбызга җиткерү. Китапханә үз эшчәнлеген кызыклы очрашулар, файдалы әңгәмәләр, сәяхәт-экскурсияләр, җырлы-биюле мавыктыргыч уеннар аша һәм күп төрле эш алымнарын файдаланып алып бара.

Китапханә фондында  республикада һәм шәһәребездә чыгучы вакытлы матбугат туплана, рус һәм татар телендә басылган 19 429 китап бар.

Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Мирас» клубы эшли.

2016–2017 елларда китапханә рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча «ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы күренекле татар мәгърифәтчеләренең рухи һәм әдәби мирасы» программасы буенча эшли.

Китапханә 13, 14, 42, 40, 41, 36, 37, 38 һәм 39 нчы бистәләр халкына, 54 нче татар гимназиясе, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясе, Г.Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат, 60 нчы урта мәктәп укучыларына, 104 нче санлы «Бәләкәч» балалар бакчасына хезмәт күрсәтә.

Китапханә «Көмеш кыңгырау», «Шәһри Чаллы», «Тарихи-мәдәни мирас» фонды, «Куңел» радиосы, «Яшүсмер» яшүсмер һәм яшьләр клублары үзәге»  белән хезмәттәшлек итә. Һөнәри бәйгеләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булды.

Китапханәнең җитәкчесе: Әлфия Зөфәр кызы Аксуева.