Городская библиотека - филиал № 12

«МИРАС» – балалар өчен клуб

«Мирас» клубы 2003нче елдан эшләп килә. Клубның девизы: «Мирасы бар халыкның киләчәге бар».

Клубның төп максаты: яшь буында туган як тарихын, танылган якташларыбызның тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүгә кызыксыну уяту, туган төбәктә яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә карата ихтирам һәм горурлык хисе тәрбияләү.

Клуб утырышлары айга бер тапкыр әңгәмәләр, китап укучылар конференцияләре, бәйгеләр, танылган кешеләр ( шагыйрьләр, язучылар, музыка осталары, рәссамнар, туган якны өйрәнүчеләр һ.б.ш.) белән очрашулар, бәйрәмнәр, клубка йөрүчеләрнең иҗади эшләре күргәзмәләре рәвешендә үтә.

Үткәрелү урыны: Яр Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар китапханәсе. Адресы: Ш, Усманов урамы, 48нче йорт.
Клубның җитәкчесе: 
Шаихова Алмазия Зиннур кызы.

Элемтә өчен телефон: (8552) 35-33-86.

 2023 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПЛАНЫ

 

Үткәрү вакыты

Чараның формасы, исеме

 

Җаваплы

гыйнвар

Мәгълүмат сәгате

«Укытучы – олы юл башың, Күзләреңне ачкан кояшың» (6+)

Шаихова А.З.

февраль

Әдәби бәйрәм
«Туган телем - иркә гөлем» (6+)

Шаихова  А.З.

март

Р. Галиуллин иҗаты буенча әдәби кунакханә «Замана балалары язучысы - Рөстәм Галиуллин» (6+)

Шаихова  А.З.

апрель

Телдән журнал
«Без Тукайлы халык» (6+)

Шаихова А.З.

май

Батырлык сәгате
«Кызлар йолдызлар» (6+)

Шаихова А.З.

сентябрь

А.Алиш иҗаты буенча әдәби бәйрәм

«Язучы да Алиш батыр да» (6+)

Шаихова А.З.

октябрь

Фольклор сәгате
«Рухи хәзинәләр сандыгы» (6+)

Шаихова А.З.

ноябрь

Ш.Галиев иҗаты буенча брейн-ринг
«Шәвәлидә кунакта» (6+)

Шаихова А.З.