12нче санлы татар китапханәсе югары класс укучылары өчен мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Шиһабетдин Мәрҗани - милли яңарышка нигез салучы» дигән кичә үткәрде.
12нче санлы татар китапханәсендә татар әдәбиятының һәм матбугатының иң өлкән әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси басмасы булган «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре язучы Камил Кәримов, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев һәм Татарстанның халык язучысы, атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь, прозаик Марсель Галиев белән очрашу булды.
23нче октябрь көнне 12нче татар китапханәсендә язучы, тарих фәннәре кандидаты, актив җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың 2017нче елда дөнья күргән «Һиҗрәт» китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.
5нче октябрьдә 12нче татар китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Үткән гомерем бер мизгел” дип аталган чара оештырылды.
28нче сентябрь көнне 12нче санлы татар китапханәсендә “Гөлгә бизәп гомер юлларын” дип исемләнгән шигьри-музыкаль кичә узды.
12нче санлы татар китапханәсе Галимҗан Баруди турында телдән журнал үткәрде
27нче сентябрь көнне 12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе «Мирас» клубы эшчәнлеге кысаларында 2нче сыйныф укучылары өчен «Тел ачкычы - акыл баскычы» дип аталган фольклор сәгате уздырды.
Китапханәгә яңа китаплар кайтты
2 август көнне китапханә янындагы мәйданчыкта яңа китаплар һәм газета-журналлар күргәзмәсе эшләде.
12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсенең «Мәйдан» журналы белән берлектә игълан иткән «Мәгърифәт нуры ачар…» дип исемләнгән электрон презентацияләр бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.
20нче апрель көнне "Эврика" шәһәр мәдәният үзәгендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Зөләйха Минһаҗеваның иҗат кичәсе узды.
16 март көнне “Эврика” мәдәният үзәгендә Яр Чаллы ”Ак калфак” татар хатын –кызлары иҗтимагый оешмасы “Калфак туе” бәйрәмен уздырды.
2 нче март көнне 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсендә шигьрият сөюче китап укучылар өчен «Яшәү мәгьнәсе – мәхәббәт» исеме астында Разил Вәлиевның иҗат кичәсе узды.
17нче февраль көнне 12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе 54нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучылары өчен татарның рәсем сәнгатенә нигез салучы рәссам Бакый Урманченың 120 еллыгына багышлап “Ташларга тылсым өрүче” исемле телдән журнал үткәрде.
12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе Муса Җәлилнен тууына 111 ел тулу уңаеннан әдәби кичә уздырды.
12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсендә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китап - гаҗәеп бүләк» дигән хәйрия акциясе үтте.
7 февраль көнне 12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсендә шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинны искә алу кичәсе үтте.
Яр Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе «Мәйдан» журналы редакциясе белән берлектә «Мәгърифәт нуры ачар...» дип исемләнгән электрон презентацияләр бәйгесе игълан итә.
12нче санлы татар китапханәсе 29нчы татар гимназиясе укучылары өчен язучы Айдар Хәлим китапларына күзәтү үткәрде.
5нче январь көнне 12нче санлы татар китапханәсе экология темасына багышланган китапларга күзәтү үткәрде.