Городская библиотека - филиал № 12

Яман гадәт юлдаш булмасын (12+)

18 мартта 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен «Яман гадәт юлдаш булмасын» дигән темага сораулар һәм җаваплар кичәсе уздырды.

Кичәгә чакырылган шәфкать туташы Вәсилә Мокрополова бүгенге көндә яшьләр арасында аеруча электрон тәмәке куллануның киң таралуы, яман гадәтләрнең организмга китергән зыяны, аларга каршы көрәш чаралары, дөньяда әлеге начар гадәттән күпме кеше һәлак булуы һәм газап чигүе турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Чара ахырында укучыларга начар гадәтләргә бирелмичә, спорт белән шөгыльләнергә, китаплар укырга, интернетта яңа программалар үзләштерергә, яшүсмерләр өчен оештырылган клубларга йөрергә киңәшләр бирелде.