29 июль 2024
Пыжмара авыл җирлегенең "Шушма моңнары" проекты кысаларында "Синең тарих - безнең Гомер башы, киләчәгең безнең киләчәк" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә авыл тарихы, фән шәхесләре материаллары урын алды.Пыжмара авылы шагыйрәсе Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллинаның китаплары, яшь каләм тирбәтүче Гарифуллина Гөлзада апаның, Йосыпов Рафисның иҗатлары яктыртылды. Китап сөючеләр китап күргәзмәсе белән таныштылар.
22 июнь 2024
"Минута молчания" Бөтенрәсәй акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.
22 июнь 2024
Хәтер һәм кайгы көнендә "Свеча памяти" Бөтенрәсәй акциясенә кушылып шәмнәр кабызылды.
13 июнь 2024
"Надень народноре на День России" Бөтенрәсәй акциясенә катнаштык. Бу акция #наденьнародное һәм #наденҗнародноенаДеньРоссии хештеглары белән Пыжмара авыл китапханәсе контактында яктыртылды.
12 июнь 2024
12 июнь - -Россия көне уңаеннан "Флаг России" флешмобы уздырылды. Чара барышында халыкның дәүләт флагына мөнәсәбәте турында сораштыру үткәрелде. Укучылар Россия флагы белән горурлануларын һәм үз илләре өчен горурлык кичерүләрен әйттеләр.
06 июнь 2024
Шагыйрь А.С.Пушкинның тууына 225 ел уңаеннан "Россиянең бөек улы" исем астында шигъри сәгать узды. Китапхаханәче балаларны бөек рус шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.Балалар А.С.Пушкинның шигырьләрен укыдылар.
01 июнь 2024
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан "Балалар - безнең киләчәгебез" исем астында бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар белән бу бәйрәм көнен табигать кочагында төрле спорт уеннары белән уздырдык.
29 май 2024
Газета -журнал материалларын укучыларга җиткерү, кирәкле , файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану максатыннан, "Вакытлы матбугат - заман көзгесе" исем астында библиофреш үткәрелде. Укучылар яңа матбугат белән таныштылар.
27 май 2024
"Долгие версты Победы" исем астында батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче укучыларга Бөек Ватан сугышы, якташ ветераннар турында сөйләде. Чара барышында укучылар үзләренең туганнары - сугышта катнашучылар белән таныштырдылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
22 май 2024
Укучылар үткән тарихыбыз белән кызыксыналар. Һәр экспонат тарихый яктан да, тәрбияви яктан да гаять әһәмиятле. Шул уңайдан "Музей - халык хәтере" - исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучыларга һәр экспонатның тарихы сөйләнелде. Алар үзләре һәр экспонат белән якыннан таныштылар.
15 май 2024
Халыкара гаилә көне уңаеннан “ Гаилә ул - тормышның нигезе " исем астында китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде.
09 май 2024
"Георгиевская ленточка " - Җиңү , батырлык, кыюлык. Бөек Ватан сугышы туганнарыбызга төшкән газапларның символы. "Георгиевская ленточка" Бөтенрәсәй акция кысаларында Җиңү бәйрәме уңаеннан яшьләргә, укучыларга таратылды.
08 май 2024
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Пыжмара авылында"Һәйкәл булып басты батырлар" исем астында тантаналы митинг үткәрелде. Чарада авылның сугыш чоры балалары, ветераннар, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы, "Кама" күмәк хуҗалыгы рәисе, килгән кунаклар, китапханә, клуб, Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе коллективлары катнашты. Бәйрәм Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе укучылары чыгышы белән үрелеп барды.
06 май 2024
Самара өлкәсе балалар китапханәсе тәкъдим иткән "Читаем детям о Великой Отечественной войне" исемле XV Халыкара Акция кысаларында Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләр буенча кычкырып уку оештырылды
04 май 2024
"Окна Победы " Бөтенрәсәй акциясендә катнаштык. Без тәрәзәләрне күгәрченнәр, мәңгелек ут, георгий тасмалары, салют белән бизәдек.
03 май 2024
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Халыкара "Сад памяти" акциясенә кушылып,туган илебезнең азатлыгы өчен һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү истәлегенә агач утырттык.
02 май 2024
Санитар чисталыкны тәэмин итү максатыннан Бөтенрәсәй өмәсенә катнаштык. Өмә барышында оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр үзләренә беркетелгән участокларны чистартып, тәртипкә китерделәр.
26 апрель 2024
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан "Хәтерләрдә уелып калган көннәр" исем астында батырлык дәресе үткәрелде. Дәрес барышында дәһшәтле сугыш вакытында балаларның күргән михнәтләре турында сөйләнелде, сугыш темасына китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясалды
19 апрель 2024
Татар шагыйре Г.Тукайның тууына 138 ел уңаеннан " Тукай живёт в наших сердцах" исем астында әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче укучыларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Укучылар бөек татар шагыйренең шигырьләрен укыдылар.Чара ахырында алар татар халкының гимны булган "Туган тел" җырын җырладылар.
12 апрель 2024
Укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү,космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан "Очсыз, кырыйсыз күк йөзе" исем астында викторина үткәрелде. Укучылар танылган космонавтлар, кояш системасы, заманча ачышлар, космоста эшләүнең кыенлыклары һәм Россиянең оборона сәләте белән таныштылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.