"Зур көч- халык бердәмлеге" - флешмоб
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Ул безне бердәм булырга, ата - бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шул уңайдан "Зур көч- халык бердәмлеге" исемле флешмоб үткәрелде.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Ул безне бердәм булырга, ата - бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шул уңайдан "Зур көч- халык бердәмлеге" исемле флешмоб үткәрелде.
Укучылар үткән тарихыбыз белән кызыксыналар. Һәр экспонат тарихи яктан да, тәрбияви яктан да гаять әһәмиятле. Шул уңайдан "Хәтер сагындагы ядкәрләр" исем астында күзәтү үткәрелде. Укучыларга һәр экспонатның тарихы сөйләнелде. Алар үзләре һәр экспонат белән якыннан таныштылар.
Язучы Нурихан Фәттахның тууына 95 ел уңаеннан " Озын гомернең сере" исемле онлайн - презентация төзелде. Презентациядә язучының тормыш юлы, иҗаты Пыжмара авыл китапханәсе контактында яктыртылды.
Эстетик - сәнгать юнәлеше эшчәнлеген тормышка ашыру өчен сәнгатькә карата мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Шул максаттан "Сәнгать дөньясына сәяхәт" исем астында күзәтү үткәрелде, музей, музыка, театр сәнгате буенча китаплар белән танышып, сорауларга җаваплар эзләделәр.
Һәрбер кешенең туган җире, үскән авылы була. Туган якны хөрмәт итү һәм саклау һәр кешенең изге бурычы. Шул уңайдан " Туган як - кадерле төбәк" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар якташ язучыларыбызның китаплары белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.
Әтиләр көне уңаеннан " Әтиләр - гаилә терәге" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар табышмакларга, мәкальләргә җаваплар таптылар. Алар "Минем әти - иң яхшысы" дигән анкетаны тутырып, әтиләренең эшләре, бергәләп нәрсә белән шөгыльләнергә яратулары турында сөйләделәр.
Өлкәннәр көне уңаеннан "Өлкәннәр - алтын канат " исем астында әдәби кичә үткәрелде. Өлкәннәребез вакытлы матбугат,авылдашыбыз Гарифуллина Гөлзада апаның үзе иҗат иткән шигырьләре белән таныштылар.
Балтач авылара үзәк китапханәсе "Авыл ханымы" марафонын үткәрде һәм 2-8 октябрьдә һәр көн безнең эшләр китапханә контактында яктыртылды. Бик матур марафон булды. Оештыручыларга зур рәхмәт.
"Укытучым -иң кадерле кешем" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә укытучыларга багышланган китаплар тәкъдим ителде.
"Укытучым -иң кадерле кешем" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә укытучыларга багышланган китаплар тәкъдим ителде.
Балаларның дуслык турында күзаллауларын, кем белән һәм ни өчен алар дус икәнлеген белер өчен "Дуслык бит ул тормыш үзәге" исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә балалар дуслык турында шигырьләр укыдылар, мәкальләр белән таныштылар.
"Минута молчания" Бөтенрәсәй акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.
Хәтер һәм кайгы көнендә "Свеча памяти" акциясенә кушылып шәмнәр кабызылды һәм авылдашларыбыз хөрмәтенә чәчәкләр салынды.
Пушкин картасы кысаларында "Мой край родной - Татарстан" исемле туган якка багышланган интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар төрле этапларда туган якка багышланган биремнәрне үтәделәр.
22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануын искә төшерүче Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Китапларда сугыш дәһшәте" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә шул еллар кайтавазы чагылдырган китаплар урын алды.
Китапханәче Россия көненә "Ватаным минем Россия" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, илнең дәүләт символлары, герб, флаг, гимн турында сөйләде.
6 июнь көнне Пушкин нон - стоп Республика акциясе кысаларында "Его перо любовью дышит" исем астында шигъри сәгать узды. Китапханәче балаларны бөек рус шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар бик теләп Пушкинның шигырьләрен укыдылар.
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Балачак иң күңелле чак" исем астында бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар белән бу бәйрәм көнен табигать кочагында төрле спорт уеннары белән уздырдык.
"Библионочь - 2023 Бөтенрәсәй акциясе "Читаем вместе" девизы астында уздырылды. "Вместе с книгой откроется мир" исем астында әдәби калейдоскоп үткәрелде. Китапханәче балалар өчен " Китапстан" җәйге китап уку марафоны турында таныштырды, укучылар әкиятләрдән өзекләр укып, авторларын фаразладылар.
Милли ризыкларны , аларны әзерләү осталыгын, татар халкының кунакчыллыгын искә төшерер өчен , китапханәче "Татар милли хәзинәләре эзеннән" темасына мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул милли ризыкларның кыскача тарихы турында сөйләде, иң популяр ризыклар әзерләү буенча китаплар, ризык рецептлары белән таныштырды.