Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

“Халык күңеле фольклоры”

21 февраль көнне Пыжмара авыл китапханәсендә Халыкара Туган тел көне уңаеннан “Наши истоки.Читаем фольклор” акциясе кысаларында “Халык күңеле фольклоры” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм 7-8 сыйныф укучыларына кычкырып уку көне үткәрелде.

“Курай моңлы әкиятче”

16 февраль көнне Пыжмара авыл китапханәсендә балалар язучысы Роза Хафизовага 90 яшь уңаеннан “Курай моңлы әкиятче” исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм 2-4 сыйныф укучыларына “Вәгъдәгә тугрылык” дигән әңгәмә үткәрелде.

“Әфган йөрәкләргә мәңгегә уелган”

15 февраль көнне Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентының Әфган җиреннән чыгарылуына 30 ел уңаеннан Пыжмара авыл китапханәсендә мәдәният йорты мөдире белән берлектә яшьләргә “Әфган йөрәкләргә мәңгегә уелган” исемле әңгәмә үткәрелде.

“900 көн батырлык”

23 январь көнне Пыжмара авыл китапханәсендә Ленинград блокадасына 75 еллыгы уңаеннан өлкәннәр белән “900 көн батырлык” исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде