"Туган җир гамен тоеп" - күзәтү
Якташ шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшинның туган көне уңаеннан "Туган җир гамен тоеп" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп , шагыйрьнең китапларына күзәтү үткәрелде.
Якташ шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшинның туган көне уңаеннан "Туган җир гамен тоеп" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп , шагыйрьнең китапларына күзәтү үткәрелде.
Өлкәннәр декадасы кысаларында "Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә" исем астында тематик кичә үткәрелде.Өлкәннәребез яшьлек хатирәләрен искә төшерделәр, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, вакытлы матбугат белән таныштылар.
Шагыйрь Ленар Шәехкә 40 яшь уңаеннан "Яшь каләм иясе Ленар Шәех" исем астында презентация төзелде. Презентациядә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.
2022 ел -Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан"Милли киемнәр" исем астында видеоролик төзелде.
Татар драматургиясенең классигы Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел уңаеннан "Күпкырлы талант иясе " исем астында презентация төзелде.Презентациядә драматургның тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.
Рус совет язучысы Борич Житковның тууына 140 ел уңаеннан онлайн - презентация төзелде.Презентациядә язучының тормыш юлы,иҗаты яктыртылды.
"Экстремизмга -юк!" айлыгы кысаларында "Терроризм- угроза обществу" исем астында презентация төзелде.Презентациядә гражданлык уяулыгы күрсәтү, теракт корбаны булмау, террорлык акты янаган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге яктыртылды.
Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә 2004 елда Беслан фаҗигасе корбаннары истәлегенә багышланган "Капля жизни" Бөтенроссия акциясенә катнаштык. Акция аша без чәчәкләргә һәм куакларга су сиптек.
30 август - Татарстан республикасы көне уңаеннан "Татарстан - минем Ватаным" исем астында флешмоб үткәрелде.
Балтач үзәк китапханәсе оештырган " Алтын көз - 2022" бәйгесенә актив китап сөючеләребез үзләренең бакча муллыклары белән композицияләр, чәчәк бәйләмнәре ясадылар.
26 август көнне саба районында (КСК "Сабантуй") II Дөньякүләм әдәби сабантуе тантанасында катнаштык.
25 август шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне итеп билгеләнә. Шул уңайдан "Исемнәре кайтты илгә җыр булып" исемле онлайн - презентация эшләнелде.
22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан "Минем илемнең изге байрагы" исемле күзәтү үткәрелде. Укучылар флагтагы һәр төснең мәгънәсе белән таныштылар, флагларны танырга, дәүләт символикаларын аерырга өйрәнделәр.
Язучы , шагыйрь Рөстәм Мингалимнең тууына 85 ел уңаеннан "Канатлы дөнья" исем астында китап күргәзмәсе төзелде, андагы китапларга күзәтү үткәрелде.Укучылаар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.
Татарстанның халык артисты Илсур Сафинның тууына 60 яшь уңаеннан "Җыр - кешенең юлдашы" исем астында онлайн - презентация төзелде.Презентациядә артистның тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.
Художник Шамил Шәйдуллинның тууына 75 ел уңаеннан онлайн - презентация төзелде. Презентациядә аның тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.
Наркомания авыруының асылын ачыклау, яшьләрне әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан "Наркомания -это смерть” исем астында презентация төзелеп, Пыжмара авыл китапханәсе контактында яктыртылды
1941 елның 22 июне илебез хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана Тарих битләренә Бөек Ватан сугышы башланган дип язылган көн безнең өчен Хәтер көне. Һәр елны 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, “Свеча памяти” Бөтенроссия акциясе уза – бөтен Россия буйлап Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргәннәр истәлегенә шәмнәр кабына. Пыжмара авыл китапханәчесе укучылар белән әлеге истәлекле көндә “Свеча памяти” Бөтенроссия акциясенә кушылып шәмнәр кабызылды.
Россиядә 2018 елдан башлап балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерүгә юнәлдерелгән " Балачак унъеллыгы" программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа кысаларында "Балачагым китаплары" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Татар халкының иң яраткан бәйрәме Сабантуй - бер үк вакытта борынгы һәм яңа бәйрәм, хезмәт бәйрәме дә. Милли бәйрәм уңаеннан "Сабантуй 2022" исемле видеоролик төзелде.