12 июньдә илебез Россия көнен билгеләп үтә - бу зур бөтенхалык бәйрәме, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Китапханәче Россия көненә багышланган " Россия - Родина моя " дип исемләнгән флешмоб үткәрде. Балалар россия триколоры флагларын лаеклы тоттылар. Бу бәйрәм - Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен.
6 июнь - А.С.Пушкинның туган көне, аның тууына 223 ел. Һәр елны бу көн Россиядә Рус теле көне буларак та билгеләп үтелә. Шагыйрьнең шигырьләре җиңел кабул ителә, истә кала, укыла. Шул уңайдан "Я в гости к Пушкину спешу" исем астында челлендж үткәрелде. Тагирова Лилия А.С Пушкинның " К Чаадаеву" шигырен укыды.
5 июнь Россиядә экология көне яки Бөтендөнья әйләнә - тирә мөхит көне билгеләп үтелә. Китапханә укучылары елга буена чүп җыештырырга чыктылар.
Күренекле татар шагыйрәсе Эльмира Шарифуллинаның тууына 75 ел уңаеннан "Очар кош булып" исем астында онлайн - презентация төзелде. Презентациядә шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.
1 июнь -Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Бәхетле балачак" исем астында бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар белән бу бәйрәм көнен табигать кочагында күңелле уеннар уйнап, флешмоб уздырдык.
Рус язучысы К.Г.Паустовскийның тууының 130 ел уңаеннан "Корзина с еловыми шишками " исем астында онлайн - презентация төзелде. Презентациядә язучының тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.
Шагыйрә Флера Тарханованың тууына 75 ел уңаеннан "Шигырьләрдә- минем йөрәгем" исем астында онлайн - презентация төзелде. Презентациядә шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.
Буыннар бәйләнеше, үткән тарихыбызны онытмау, киләчәк турында кайгырту, туган төбәккә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә , халкыбызның бай рухи мирасын, гореф - гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә музейларның роле искиткеч зур. Музей материаллары - укучылар өчен үзе бер хәзинә. Төрле бәйгеләр үткәрелсә, укучылар музей материалларын кулланалар, чөнки монда бай материал табып була.
"Зеркало истории" Бөтенроссия акциясенә катнаштык. " Акциядә Бөек Ватан сугышы чоры һәм хәзерге заман турындагы ике фотодан торган фотоколлаж төзедек.
Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Пижмара авылында тантаналы митинг үткәрелде. Авыл уртасында урнашкан һәйкәл янына җыелган халыкны сәламләп, митингны Икрам хәзрәт башлады. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннары безнең арада юк инде. Бәйрәм чарасы Пыжмара төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чыгышы белән үрелеп барды
"Георгиевская ленточка" - Җиңү, батырлык, кыюлык, Бөек Ватан сугышы туганнарыбызга төшкән газапларның символы. "Георгиевская ленточка" Бөтенроссия акция кысаларында якынлашып килүче Җиңү бәйрәме уңаеннан авылдашларыбызга таратылды.
Самара өлкәсе балалар китапханәсе тарафыннан тәкъдим ителгән "Балаларга сугыш турында укыйбыз" ХІІІ халыкара акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләрне уку оештырылды.
26 апрель- халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан ", Тукайны укып үсәм " исемле әдәби кичә оештырылды. Кичәдә укучылар "Тукай иҗаты - балаларга" исем астында китап күргәзмәсе белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Кичә" Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Субаш авылында үткәрелгән шагыйребез Габдулла Тукай бәйрәмендә Фахретдинов Ильяс Илдус улы диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
Габдулла Тукай тууга 136 елга багышланган " Син мәңге безнең арада, татарның рухы - Тукай!" дип исемләнгән район нәфис сүз бәйгесенә Пыжмара төп гомуми белем мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Фахретдинов Ильяс Илдус улы "Сөбханалла, сөбханалла " шигыре белән катнашып , 5-8 сыйныф укучылары арасында I урынны алды.
Татар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания апа Әхмәтҗановага 60 яшь уңаеннан "Җыр канатлары сынмасын" исем астында онлайн- презентация төзелде. Презентациядә шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.
"Әкиятләр илендә " исем астында әдәби сәгать үткәрелде.Укучыларга "әкият " төшенчәсе турында сөйләнелде. Татар халык әкиятләре белән беррәттән дөнья халык әкиятләре дә укылды. Әкиятнең тәрбияви мәгънәсе турында фикер алыштылар.
Рус шагыйрәсе Белла Ахмадуллинаның тууына 85 ел уңаеннан "Сокровище русской поэзии" исем астында онлайн - презентация төзелде.Презентациядә шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар
Балалар язучысы Йолдыз Шәрапова 60 яшь уңаеннан " Хыялый галәм йолдызы" исем астында онлайн - презентация төзелде.
Рус язучысы А.И.Герценның тууына 210 ел уңаеннан "А.И.Герцен - выдающийся мыслитель России" исем астында онлайн - презентация төзелде. Презентациядә язучының тормыш юлы, иҗаты яктыртылды