Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

"Балалар китабы - серле хәзинә" - әдәби сәгать

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була."Балалар китабы - серле хәзинә" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Үткәрелгән чарада китапханәче халыкара балалар китабы көненең тарихы турында сөйләде, яңа китапларга күзәтү үткәрде.

"Исәнме, Корней бабай"- әдәби сәгать

Балалар язучысы, әкиятче К.И.Чуковскийның тууына 140 ел уңаеннан "Исәнме, Корней бабай" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Чарада язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, мультфильм карау оештырылды.

"Театр- тормыш көзгесе" - күзәтү

Театр халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф -гадәтенә мәхәббәт уята, халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә.27 март - халыкара театр көненә карата "Театр- тормыш көзгесе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылып, андагы китапларга күзәтү ясалды.

"Яңа китаплар дөньясы" - библиофреш

Китапханәбезгә яңа китаплар даими кайтып тора.Шул уңайдан китапханәдә "Яңа китаплар дөньясы" дип исемләнгән библиофреш үткәрелде.Әлеге чарада китапханәче яңа китапларга күзәтү ясады, балалар өчен берничә тезмә әсәр укыды. Балалар китапханәче тәкъдим иткән китапларны зур кызыксыну белән күзәттеләр һәм үзләренә ошаган китапларны өйләренә уку өчен алдылар.

"В.Г.Распутин - рус язучысы"

Рус язучысы В. Г. Распутинның тууына 85 ел тулу уңаеннан онлайн - презентация төзелде.Презентациядә язучының тормыш юлы, иҗаты яктыртылды

"Мирасы халык күңелендә"- презентация

Татар әдәбияты классигы Г.Ибраһимовның тууына 135 ел уңаеннан " Мирасы халык күңелендә" исемле онлайн - презентация төзелде. Презентациядә Г.Ибраһимовның тормыш юлы , иҗаты яктыртылды

"Вам, любимые"- акция

"Вам, любимые" исем астында мәдәният хезмәткәрләре белән "Язлар белән назлар өләшик" исемле концерт оештырылды. Концертта нәфис сүз осталары, җырчылар, гармунчылар, биючеләр катнашты.

"Наследие для всех"- акция

"Наследие для всех " исем астында татар халык ашларының йөзек кашы - чәк- чәк пешерү буенча мастер классны Шаябтдинова Илдария күрсәтте. #ГодКультурногоНаследияНародовРоссии#МногонациональнаяРоссия#ГодКультурногоНаследия#НаследиеДляВсех#КультурныеВыходные#ВстречаемВесну

"Культурные выходные" - Всероссийская акция

"Культурные выходные " Бөтенроссия акциясенә кушылдык. "Весне дорогу" исем астында якташ язучыларыбызның табигатькә багышланган иҗатлары яктыртылырга тиеш иде. Шул уңайдан шагыйрә Чулпан Габделганиеваның " Аккошлар" шигырен Шаябтдинова Инзилә укыды

"Поспешим друзья скорей к сказке мы на юбилей"- республиканская акция

Пыжмара авылы китапханәчесе "Поспешим друзья скорей к сказке мы на юбилей " " дип исемләнгән республика акциясенә кушылып,яраткан "Патшаның яңа киеме " әкиятенең юбилеен билгеләп үтте. Әлеге әкиятне Г.Х. Андерсен моннан 185 ел элек язган. Укучылар әкиятне игътибар белән тыңладылар.

#увойнынеженскоелицо

Пыжмара авылында яшәүче 1941 елгы Асхадуллина Роза апа тормышның ачысын яшьтән үк татый. 31 яшьтә тол кала.Өч бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә кызы тәрбиясендә яши.

"Газиз туган телем" - әдәби кичә

21 февраль - Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне максат итеп "Газиз туган телем" исемле әдәби кичә үткәрелде. " Иң татлы тел - туган тел " исем астында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Туган тел турында шигырьләр укылды.

"Әфган сугышы - олы сабак" - батырлык дәресе

15 февраль-Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгару көне уңаеннан " Әфган сугышы - олы сабак" исемле батырлык дәресе үткәрелде. Чара барышында укучылар бу сугыш һәм анда катнашучылар, совет гаскәрләренең ни сәбәпле Әфганистанга керүләре, совет солдатларының батырлыгы, авыр шартларда сугышулары һәм җирле халыкның совет солдатларына булышулары турында белделәр.

"Үлемсез шагыйрь " - онлайн - презентация

Шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел уңаеннан "Үлемсез шагыйрь" исем астында онлайн - презентация төзелде. Презентациядә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты pizhmarabiblioteka аккаунтында яктыртылды.

"Китапханәгә китап бүләк ит " - акция

14 февраль - Халыкара китаплар бүләк итү көне.Бу- китап укуга һәм китапларга мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән акция.Әлеге акция китап бүләк итүчеләрне һәм башкаларны китап бүләк итүгә рухландыручыларны берләштерә. Укучыларыбыз китапханәгә әдәби китаплар бүләк иттеләр.

"День памяти Пушкина"- онлайн - презентация

10 февраль рус шагыйре А.С.Пушкинны искә алу көне уңаеннан День памяти Пушкина" исемле онлайн - презентация төзелде. Презентациядә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.

"Интернет - дусмы, дошманмы?"- мәгълүмат сәгате

Куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында "Интернет -дусмы, дошманмы?" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче интернет куллану тәртибе, аның уңай һәм тискәре яклары турында аңлатты. Интернетның куркынычсызлыгы турында сөйләде.

"8 февраль - Россия фәне көне" - онлайн - презентация

8 февраль -Россия фәне көне исем астында онлайн -презентация төзелде. Презентациядә авылыбызның галим, химия фәннәре докторлары Фәләхов Иниль Фәләх улы, Абдуллин Илфак Габделхак улының тормыш юллары яктыртылды.