Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

"Благоустройство мемориалов" - акция

"Мемориалларны төзекләндерү " акциясе Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаучыларның һәлак булулары турында истәлек Россия территориясендә меңләгән мемориаллар, хәрби каберлекләр һәм һәйкәлләр саклана. Мемориалларны һәм хәрби каберлекләрне төзекләндерү рәхмәтле нәсел варисларының мактаулы бурычы. Җиңү көне алдыннан китапханә хезмәткәрләре патриотик акциягә кушылдык. һәйкәлләрне чистарттык, агарттык һәм буядык

"Читаем детям о войне" - XIV Халыкара акция

Самара өлкәсе балалар китапханәсе тарафыннан тәкъдим ителгән "Читаем детям о войне" ХІV Халыкара акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләрне уку оештырылды.

"Без -Тукайлы халык" - әдәби кичә

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай көне. Мәңге яшь шагыйребезне искә алу максатыннан, "Без - Тукайлы халык" исем астында әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар "Тукай иҗаты - балаларга " исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Китапханәче Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗатын искә төшерде. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

"Тукай сүнмәс йолдыз" - китап күргәзмәсенә күзәтү

Яраткан, хөрмәт иткән шыгыйребез Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган "Тукай сүнмәс йолдыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде. Әлеге күргәзмә китап укучыларны бөек шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра.Укучы балаларда шагыйрьнең әкиятләре аеруча зур кызыксыну уята. Күргәзмә оештырганда китапханә фондында булган китап басмалары файдаланылды.

"Хәтер китабы - изге китап " - мәгълүмат сәгате

Хәтер...Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яу кырында ятып калганнарның исемнәре алтын төс белән уеп язылган "Хәтер" китабы битләрендә мәңгеләштерелде. Дүрт ел эчендә Бөек Җиңүне якынайту өчен җаннарын биргәннәрнең исемнәрен мәңгеләштергән "Хәтер" китабы һаман тулыланып тора. "Хәтер китабы - изге китап" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чараның төп максаты булып сугыш чоры балаларын хөрмәтләү, китаплар белән якыннан таныштыру булды.

"Язны сәламли кошлар" - викторина

Тирә- ягыбыз мөхитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан "Язны сәламли кошлар" исемле викторина үткәрелде. Укучыларга кошлар турында мәгълүмат бирелде. Алар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.

"Әкиятләр иленә сәяхәт" - әдәби сәгать

"Әкиятләр иленә сәяхәт" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Дәреснең максаты - балаларны китап укуга тарту, әкиятләр аркылы дөньяга дөрес караш тәрбияләү.Китапханәче укучыларга "әкият" төшенчәсен аңлатты. А.Алиш, Г.Тукай , татар халык әкиятләре укылды. Укучылар яңа әкият китаплары белән таныштылар.

"Татарстан Республикасы язучылары - балаларга" - библиографик дәрес

Китапханәдә "Татарстан Республикасы язучылары - балаларга" дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Дәреснең төп максаты - Татарстан Республикасы язучыларының шигырьләре һәм проза әсәрләре белән танышу. Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш иҗатына күзәтү ясалды.

"Китап - яшәү өлгесе" - библиофреш

Китапханәгә яңа китаплар даими кайтып тора. . Шул уңайдан "Китап - яшәү өлгесе" дип исемләнгән библиофреш үткәрелде. Чарада китапханәче яңа китапларга күзәтү ясады. Балалар китапханәче тәкъдим иткән китапларны зур кызыксыну белән күзәттеләр һәм өйдә уку өчен яраткан китапларны алдылар.

"Могҗизалы театр дөньясы" - китап күргәзмәсе

Театр - сәнгатьнең бер төре. Театр халкыбызның рухын ныгыта, теленә , гореф - гадәтенә мәхәббәт уята, халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә. 27 март - Халыкара театр көненә карата " Могҗизалы театр дөньясы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

"Мәдәни мирасыбыз - безнең киләчәгебез" - китап күргәзмәсенә күзәтү

Рухи хәзинәләрне саклау һәм баету , борынгы милли гореф - гадәтләрне яңадан торгызу максатыннан , 2023 ел "Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр" елы дип игълан ителде. Шул уңайдан "Мәдәни мирасыбыз - безнең киләчәгебез" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде.Күргәзмәдә халкыбызның гореф - гадәтләре белән танышу өчен әдәби китаплар куелды. Күргәзмә һәркем күңелендә тирән эз калдырды .

"Наши защитники"- флешмоб

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Наши защитники" исем астында шигырь уку флешмобында катнаштык.

"Газиз туган телем" - әдәби кичә

21 февраль - Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.Шул уңайдан туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне максат итеп "Газиз туган телем" исемле әдәби кичә үткәрелде."Иң татлы тел - туган тел" исем астында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Туган тел турында шигырьләр укылды.

"Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь"- әдәби сәгать

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан " Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь" исем астында әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.Аның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары искә алынды һәм герой шагыйрь шигырьләре укылды.

"Интернетның файдасы һәм зыяны"- мәгълүмат сәгате

Куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында "Интернетның файдасы һәм зыяны " исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче интернет куллану тәртибе, аның уңай һәм тискәре яклары турында аңлатты. Интернетның куркынычсызлыгы турында сөйләде.

"Сильные духом : читаем книги о разведчиках и партизанах" - Бөтенрәсәй акциясе

"Сильные духом : читаем книги о разведчиках и партизанах " Бөтенрәсәй акциясе кысаларында китапханәче укучыларга акциянең әһәмияте, партизан балалар турында сөйләде , аларны разведчик һәм партизаннарга багышланган китап геройлары белән таныштырды.