Беренче июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә! Балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу.
8нче май көнне Ашытбаш авылының Ана даны һәйкәле янында тантаналы бәйрәм митингы үткәрелде.Һәйкәл янында “Батырлар даны-мәңгелек!”дигән исем астында китап күргәзмәсе эшләп куелды Һәм авыл халкына тәкъдим ителде.
Һәр ел саен 15 апрель көнне Казанда Яңа татар бистәсе зиратындагы Г. Тукай каберенә чәчәкләр салына, бөек татар шагыйре рухына дога кылына.Шушы дата уңаеннан Ашытбаш авыл китапханәсендә дә бөек Тукайны искә алу сәгате үткәрелде.
8нче апрель көнне Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре башлангыч класс укучылары һәм аларның укытучылары белән Яңа Кырлайда урнашкан Г.Тукай дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексына сәяхәт кылдык.
21нче апрель көнне район муниципалитетлары үзләренең һөнәри бәйрәмен- Җирле үзидарә көнен билгеләп үтәләр.Шул уңайдан, Ташкичү авыл җирлегенә кергән Ашытбаш авылында сәркатип Алсу Якуп кызы Габрахманова катнашында очрашу булып узды.
7апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне.Сәламәтлек – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Шушы дата уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны физик яктан чыныктыру, чыдамлылык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан сәламәтлек сәгате үткәрде.
2021нче ел-Татарстан Республикасында Туган телләр һәм бердәмлек елы уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасында “Бергә булганда без көчле!” дип аталган семинар-киңәшмә үткәрелде.
Ел саен 27 нче мартта бөтен дөньяда Театр көне билгеләп үтелә. Театр халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф - гадәтенә мәхәббәт уята. Төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә. Бу дата уңаеннан Ашытбаш авыл мәдәният йортында авыл яшьләре белән берлектә якташыбыз Г.Зәкиеваның “Юлларыма каршы чыкма!” дип исемләнгән спектаклен сәхнәләштерелде
24нче март көнне Ашытбаш мәдәният йорты фойесында 8нче класслар катнашында тамчы-шоу үктәрелде
Һәр елны яз җитүгә күчмә кошларның килүен күзәтәбез. Кошларны күргән саен балалар шатланалар, үзләренең шатлыклары белән уртаклашалар.
19нчы март көнне Ашытбаш авыл мәдәният йорты фойесында башлангыч класс укучылары өчен “Карга боткасы” фольклор бәйрәме үткәрелде.
17нче март көнне Авылыбыз яшьләре катнашында наркоманиягә каршы профилактика максатыннан сәламәтлек сәгате үткәрелде.
7нче март көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортында мәдәният йорты белән берлектә “Яулыкларда – халык тарихы!” дип исемләгән чара булып узды.Ул яшь буынга тарихи мәгълүматларга кызыксыну уяту, әхлаклылык, тәрбиялелек сыйфатларын арттыру, татар халык яулыкларына карата мәхәббәт тәрбияләү максатларыннан чыгып үткәрелде.
6нчы март көнне Кысна авыл мәчетендә ак яулыклы әби, апаларыбыз катнашында бик матур, җылы эчтәлекле кичә булып узды.
Ел саен март аеның тәүге чәршәмбесе “Бөтендөнья кычкырып укулар көне” буларак билгеләп үтелә.
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, яшьләр белән башваткыч уены үткәрде.
Арча үзәк китапханәсенең балалар бүлеге уздырган иҗади бәйгедә Ашытбаш авыл китапханәсенең актив укучысы Азалия Сабитова да катнашты.
14нче февраль – гашыйклар көне билгеләп үтелә.Мәхәббәт - дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, ул кешенең рухи дөньясыннан тора. Яшьләр арасында бер-береңә җаваплылык хисе һәм тормышка, башкаларга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан тематик кичә үткәрелде.
3нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, башлангыч класс укучылары өчен парламент дәресе үткәрелде.
27нче январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү, сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру максатыннан патриотик сәгать үткәрелде.