Мәдәният оешмаларының хисап җыелышы.
11нче февраль көнне мәдәният йортында Арча муниципаль районы мәдәният оешмаларының 2021нче ел өчен хисап җыелышы булып узды.
11нче февраль көнне мәдәният йортында Арча муниципаль районы мәдәният оешмаларының 2021нче ел өчен хисап җыелышы булып узды.
10 февраль – Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне. Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, рус классигын искә алдылар.
Танылган язучы, шагыйрь һәм әдәбият белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Галимҗан Гыйльмановка 1 февральдә 65 яшь тулды.
1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 78 ел тулды. Шул уңайдан, кече яшьтәге укучылар өчен патриотик сәгать үткәрелде.
Кайсы гына бала әкият яратмый икән, бигрәк тә бакча яшендәге балалар. 11нче январь көнне, балаларның әкият яратканын белгәнгә күрә, әкият геройлары үзләре балалар бакчасына кунакка килделәр.
Яңа ел уенчыклары тарихы белән таныштыру, укучыларны чыршы уенчыкларын үз куллары белән ясарга өйрәтү максатыннан мастер-класс үткәрелде.Анда башлангыч класс укучылары катнашты.
Россиядә Ватан Геройлары көне-безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә башлангыч класс укучылары өчен “Геройлардан үрнәк ал!”дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде.
БМО карары буенча 9 нчы декабрь бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Яшь буында коррупциягә каршы көрәштә гражданлык позицияләре, кыйммәтләр тәрбияләү һәм үстерү, коррупция төшенчәсен аңлату максатыннан хокукый мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Инвалидлар декадасы уңаеннан, укучыларда мәрхәмәтлелек, изгелек сыйфатларын булдыру, әкият, мәкаль-әйтемнәр аша шушы сыйфатларны үстерү, инвалид язучыларның иҗаты белән таныштыру максатыннан мәрхәмәтлелек сәгате үткәрелде.
Ноябрьнең сонгы якшәмбесе-әниләр көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан мәдәният йортында бик матур тематик кичә үткәрелде.
Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен арттыру, яшелчәләрнең кеше сәламәтлеге өчен әһәмиятен ачыклаумаксатыннан чыгып, Кысна авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсе үткәрде.
Соңгы арада мошенниклардан алдану очраклары турында матбугат чараларында еш хәбәр ителә. Хокук саклау органнарының халыкны бертуктамый кисәтеп торуларына да карамастан, мондый гамәлләр кабатлана тора, беркатлы халык һаман ышана һәм алдана бирә.
1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.
27 сентябрь - Россиядә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек!Шушы бәйрәм уңаеннан, Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре һәм 1нче класс укучылары төрле әкият геройлары булып тәрбияче апаларны котлады.
Бакчаларда тәгәрәшеп үскән “йомры гәүдәле, йодрык кадәрле” бу яшелчә безнең өстәлләрдән ел әйләнә төшми дисәк, дөрес булыр. Кеше организмы өчен алыштыргысыз булган бу яшелчәдән бик күп төрле ризыклар әзерләнә.Ашытбаш мәдәният йортына “Бәрәңге бәйрәме”нә килүчеләрне дә әлеге яшелчә берләштерде.
Татар халкының милли йолаларының берсе – уңыш бәйрәме белән таныштыру, укучыларның сөйләм телен үстерү, татар теленә, татар халкының бәйрәмнәренә кызыксыну уяту максатыннан башлангыч класс укучылары өчен уңыш бәйрәме үткәрелде.
16нчы сентябрь көнне Ашытбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасында кунакта булдылар.
10нчы сентябрь көнне бөтен дөнья “Татарча диктант 2021” белем тикшерү акциясе булып узды. Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту.
Нәниләрне китап белән якыннан таныштыру, китап укуга кызыксыну уяту, китапка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан Ашытбаш урта мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары белән дәрес-сәяхәт үткәрелде.
3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне.Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 8нче класс укучылары өчен “Куркыныч хәлләрдән сак булыйк!” исемле чара үткәрелде.