Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Яңалык

КИТАПСТАН- җәйге китап марафоны

Җәйге каникул чорында балаларны китапханәгә тарту, китап укырга кызыксындыру уяту максатыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Татарстан китапханәләре белән бергә КИТАПСТАН җәйге китап марафонын башлап җибәргән иде. Марафон 1 июньнән 31 августка кадәр дәвам итте.

"Кошларда да кеше язмышлары..."- әдәби музыкаль кичә

Янасала һәм Иске Айван авылы китапханәчеләре тамашачыбызга татар әдәбиятының классигы булган шәхес, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче Шәриф Камал иҗатына багышланган "Кошларда да кеше язмышлары..."- дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә тәкъдим иттек.

“Абдулла Алиш - әкиятләр остасы” балалар иртәсе

15 сентябрь - балаларның яраткан язучысы Абдулла Алишка 115ел. Шул уңайдан китапханәдә “Абдулла Алиш - әкиятләр остасы” исемле балалар иртәсе оештырылды. Балалар өзекләр һәм иллюстрацияләр буенча әкиятләрне танып белделәр, Әкиятләре буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Киселгән рәсемнәрне төзү һәм табышмакларга җавап табу да нәниләр өчен бик мавыктыргыч булды.

"Кошларда да кеше язмышлары" әдәби музыкаль кичә

"Милли мәдәният саекмас чишмә" районкүләм бәйге кысаларында Яңасала һәм Иске-Айван авыл китапханәчеләре язучы Шәриф Камал иҗаты буенча "Кошларда да кеше язмышлары" исемле әдәби-музыкаль кичә тәкъдим иттеләр

«Беслан вакыйгалары кабатланмасын!» хәтер сәгате

4 сентябрьдә Янга Сала авыл китапханәседә «Беслан вакыйгалары кабатланмасын!»дигән хәтер сәгате үтте. Хәтер сәгате китапханәче Беслан фаҗигале вакыйгаларының хикәя-хроникасын сөйләде, катнашучыларга «Беслан – 2004» видеофильмын күрсәттек, балалар кискен хәлдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен һәм моңа охшаш хәлләрдән качу юлларын белделәр, шулай ук һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе

Яңасала авыл китапханәсе "Тормыш тамчысы" акциясенә кушылды. “Тормыш тамчысы” акциясе -ул хәтер билгесе, безнең арада булмаган кешеләрне чәчәкләргә су сибү аша символик рәвештә тукландырырга өндәү. Китапханәче акциядә катнашучыларга ничек итеп террорчылык оешмасына эләкмәскә, террорчылар кулында тоткын булсаң, нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда иң зур терактларны искә төшереп аларны бер минут тынлык белән искә алдык.

"Укыйбыз да, уйныйбыз да" күңелле ял сәгате

Мөмкинлекләре чикле булган балалар белән эш даими алып барыла. 12 август көнне буш вакытларын файдалы итеп үткәрү, сызлану-сыкрануларын беразга гына оныттыру, күңелләрен күтәрү өчен ЯңгаСала авыл китапханәсе даими рәвештә төрле күңел ачу чаралары, тематик очрашулар, ял сәгатьләре оештырыла, чираттагысы 12 август көнне узды.

"Халык хәтере мәңгелек" очрашу кичәсе

22 июнь көнне Янга Сала авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Сугышның Җырлаучы фотолары» акция-проектына кушылып “Халыклар хәтере- мәңгелек” дигән очрашу кичәсе оештырды.

#УенФестКонкурс2023

13 июнь көнне Яңга Сала авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә ТР Мәдәният министрлыгы, «ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» һәм Бөтендөнья татар конгрессы оештырган Халыкара традицион халык уеннары фестиваль-конкурсында катнашты #УенФестКонкурс2023.

"Россия - безнең горурлык" викторина

10 июнь Каенсар авыл клубында Яңга Сала авыл китапханәсе белән берлектә Россия көненә багышланган «Россия – безнең горурлык» дигән исем астында викторина оештырылды.

Җир ул уртак йортыбыз. Уен-квест

максатыннан10 май көнне Яңасала авыл китапханәсендә 1-4 нче сыйныф укучылары арасында «Җир ул уртак йортыбыз» экологик квест – уены узды.

"Без Тукай оныклары" әдәби сәгать

Яңгасала авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган әдәби сәгать узды. Чарада балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек. Шулай ук, замандашларының татар халкының бөек улы турында истәлекләрен тыңладылар.

«Көтә күңелем кошларны, аларның шат җырларын» кошларны каршы алу бәйрәме

1 апрель-Халыкара кошлар көне. Ел саен алар безгә язны канатларында китерәләр. Борынгы заманда кешеләр язны канат очларында каргалар китерә дип ышанганнар. Шул уңайдан кар эреп беренче гөрләвекләр ага башлагач кара каргалар килү хөрмәтенә Кенсар авыл клубында ЯнгаСала авыл китапханәсе белән берлектә «Көтә күңелем кошларны, аларның шат җырларын» бәйрәмен оештырдык. “Карга боткасы” пешереп сыйландык.

"Минем -тату гаиләм" гаилә бәйрәме

9март көнне Каенсар авыл клубында Яңасала авыл күчмә китапханәсе, балалар бакчасы белән берлектә "Минем -тату гаиләм" дигән гаилә бәйрәме уздырдык.

"Арча-хезмәт батырлары төбәге" очрашу кичәсе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Шәфкать" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе "ТР Хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" төбәк проектына кушылып Яңасала авыл китапханәсе мәдәният йортында "Арча-хезмәт батырлары төбәге" дигән очрашу кичәсе оештырды. Кичәбезнең беренче өлешендә сүзебез Арча районыннан чыккан хатын –кыз Социалистик Хезмәт Геройлары Галимова Д.Х. һәм Габдрахманова С.З. турында презентация карадык, фикерләр алыштык.

«Син хәтер һәм йөрәктә Сталинград» хәтер сәгате

Яңасала авыл китапханәсендә 1-4нче сыйныф укучылары өчен «Син хәтер һәм йөрәктә Сталинград» дигән хәтер сәгате үтте. Презентация ярдәмендә укучыларга 1942-1943 еллардагы хроника кадрлары күрсәтелде, шулай ук укучылар тарихи һәйкәлләр: Мамай курганы, «Сталинград сугышы» музей–панорамасы, Павлов йорты белән таныштылар. «Хәл иткеч Сталинград сугышы 1942-1943» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар игътибарына Ю. Бондаревның «Кайнар кар», Гроссман «Тормыш һәм язмыш», С.Алексеевның «Сталинград сугышы»диг