13 мартта ЯңгаСала авыл китапханәсендә Бөтендөнья кыргый табигать көненә багышланган «Кыргый табигать серләре» дигән экологик сәгать узды. Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән тагыштырды.. Бу бәйрәм 2013 елдан бирле бөтен дөньяда билгеләп үтелә.
Россиядә 2024 елның 15, 16 һәм 17 мартларында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көне буларак билегләп үтелде. Яңасала 996 номерлы сайлау участогы 17 март көнне Каенсар авыл клубында сайлаучыларны кабул итте. Без мәдәният хезмәткәрләре бу көнне Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнашкан Каенсар авыл халкы өчен “Гаиләм – ил терәге” дигән исем астында әдәби мәйдан оештырдык.
9 март ЯңгаСала авыл китапханәсендә "Ак калфак"- хатын-кызлар оешмасына йөрүче ханымнар белән Гаилә елы һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Гаиләдә әхлак тәрбиясе"- дигән темада вәгазь кичәсе оештырдык. Киң катлам укучылар өчен "Әдәп төбе- матур гадәт"- дигән темада китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
7 март көнне ЯңгаСала авылкитапханәсе белән бергәләп балалар бакчасында "Тату гаилә- бәхетле гаилә"- дигән бик матур гаилә бәйрәме булып узды. Балалар бакчасына йөрүче нәниләребез әти-әниләре белән бергәләп тәрбияче апалары һәм китапханәче апалары әзерләгән төрле бәйге, конкурсларда көч сынаштылар. Барлык ярышларда да бердәм булып матур итеп чыгыш ясадылар.
2024 ел Гаилә елы уңаеннан 5 март көнне ЯңгаСала авыл китапханәсендә башлангыч мәктәп белән берлектә ЯңгаСала авылында гомер кичерүче иң матур, иң күркәм гаиләләр белән "Матур гаилә- авылым күрке"- дигән очрашу кичәсе үтте.
Каенсар авыл клубында ЯңгаСала авыл китапханәсе белән берлектә яшүсмерләр өчен "Кара сөрем"- дип аталган профилактик сәгать үтте
Мобилизацияләнеп махсус хәрби операция барган зонага киткән авылдашларыбыз Каенсар егетләре Фәнис Ахунов һәм Илфат Нуриевларның гаиләләрендә булдык.
"Журналлар иленә сәяхәт"- вакытлы матбугат белән танышу сәгате китапханәгә килә торган журналларга багышланды. Нәни дусларны "Салават күпере", "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау" газета- журналлар белән таныштырдык. Журнал битләрендә басылган башваткычларны, табышмакларны чиштек. Китапханәче аларга журналлардагы RQ-кодлар аша кереп видеороликлар, мультфильмнар, әкиятләр карый, төрле уеннарда катнаша алу мөмкинлеге хакында да сөйләде. Һәркемне китапханәдә көтеп калабыз. Сез биредә китаплардан кала, вакытлы матбуга
Китапханәдә 1-4 сыйныф укучылары өчен "Сәламәтлек -зур байлык" дигән күргәзмә янында мәгълүмат бирелде, аннан соң бергәләп саф һавада чаңгыда йөрдек.
1 февраль көнне ЯңгаСала авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Сталинград сугышы"- дигән хәтер сәгате үтте. Бөек Ватан сугышы тарихында кискен борылыш булган шәһәрне саклау вакыйгасы беркемне дә битараф калдырмады. Мамай курганындагы мемориаль комплекс буенча сәяхәт кылып, балалар Гитлерның Сталинградка карата уй-ниятләре, шәһәрдә барган кырыс сугышлар, Павловлар Йортын саклау, сугыш барышында югалтулар турында белде. Кала оборонасында катнашкан авылдашларыбызның истәлекләре белән якыннан таныштылар.
"Ленинград блокадасы Бөек Ватан сугышы тарихының иң фаҗигале һәм герой сәхифәләренең берсе" батырлык сәгать үтте. Киң катлам укучыларга "Ленинград блокадасы тарихның онытылмас бите"- дигән күргәзмә тәкъдим ителде. Китап укучыларга блокада вакытында шәһәрдә яшәүчеләрнең авыр сынаулары, ачлык һәм салкын, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, Ленинградны совет солдатлары саклау турында сөйләдек.
Яңасала авыл китапханәсендә "Экологик һәм табигый ресурсларның әһәмияте"- дигән тема астында мәгълүмат сәгате үтте.
рәвештә Яңга Сала авыл китапханәсе Каенсар авыл клубы белән берлектә "Җырлап килдем тормыш язына"- дигән исем астында мәктәп укучылары белән Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алу кичәсе үткәрде.
16-31 гыйнварь көннәрендә илебездә Холокост корбаннарын искә алу атналыгы бара. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан ЯңгаСала авыл китапханәсендә киң катлам укучылар әчен “Холокост корбаннары-мәңге хәтердә” дигән хәтер сәгате үтте.
Яңга Сала авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында " Нур сибүче якты маяк, минем сөйгән китабым!"-Квизбук оештырылды. Бәйгедә ике команда «Тукай оныклары» һәм «Кызыл чәчәкләр» көч сынашты.
Яңга Сала авыл китапханәсе башлангыч мәктәптә ата-аналар җыелышында "Без сезнең белән горурланабыз" дигән исем астында мәгълүмат сәгате үтте."Без көтәбез сезне"- дигән исем астында күргәзмә төзелеп СВО да булган райондашларыбыз хакындагы яңалыклар белән таныштык.
"Хуш киләсең, Сөмбелә" 20 октябрь көнне ЯңгаСала авыл балалар бакчасында "Хуш киләсең, Сөмбелә" дип исемләнгән көз бәйрәме үткәрделәр. “Сөмбелә” бәйрәме елның көн белән төн тигезләшкән вакытында үткәрелә. Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә - ул “ башак “ дигән сүз.
15 октябрь Хәтер көне – Казанны яклап шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан, Яңасала авылы китапханәсендә "Хәтер- китапларда, йөрәкләрдә мәңгелек" дигән китап күргәзмәсе төзелде, мәгълүмат сәгате үтте.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, авыл халкы өчен "Сак булыгыз, мошенниклар!» профилактик акциясе уздырдык. Яңасала авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре авыл халкына алдашуның яңа ысуллары турында сөйләде , теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга, ничек корбан булмаска, нинди тәртип кагыйдәләрен истә тотарга кирәклеген аңлатты.
Яңасала авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре 5 октябрь укытучылар көне уңаеннан бөтен гомерләрен балаларга аң белем бирүгә багышлаган мөгаллимәләрне, ветеран укытучыларны өйләренә барып котладылар. Ветераннарның хәл әхвәлләрен белешеп хәтирәләре белән уртаклаштык.