27 нче декабрь көнне Каенсар авыл клубында гаилә балалар бакчасы, Яңга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә гаилә балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм кышкы каникулга кунакка кайткан балалар өчен "Кыш бабайда сер бар" дигән балалар иртәсе оештырылды.
25 декабрь көнне Яңга-Сала авыл клубында "Тылсымлы Яңа ел, рәхим ит!" - дигән балалар иртәсе булып узды.
19 нчы декабрь көнне Яңасала авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән "Кар бөртекләре чыршыны бизи" дигән исем астында кар бөртекләре ясау буенча осталык дәресе үткәрде.
Каенсар авыл клубында Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә язучы М. Хәбибуллин иҗаты буенча эшлекле уен оештырылды.
Әниләр көне уңаеннан Яңасала башлангыч мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә "Әнкәйләргә рәхмәт әйтик!"- дигән бик матур очрашу кичәсе булып узды.
15 сентябрь көнне Яңга-сала авыл китапханәсендә Яңасала башлангыч сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру тантанасы булып узды.Китапханәче укучыларны "Нинди гүзәл син, Минем туган ягым!"- дигән танып белү сәгатенә дәште.
22 октябрь көнне Каенсар авыл клубына мәктәп укучыларын уңыш бәйрәменә җыйдык.
Өлкәннәргә игътибар, хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан Яңга-Сала авыл мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан "Сез булганга көзләр матур ул..."- дигән кичә үткәрелде.
12 июнь көнне Каенсар авыл клуб бакчасында Яңга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә “ Кояш балкый күгемдә, нуры күңел түрендә” дигән әдәплелек сәгате үтте.Бүгенге кичәгә әдәбиятка сәнгаткә битараф булмаган укучылар чакырылды, алар өлекеге ветеран мәдәният хезмәткәре Газизова Сәвия апа белән очраштылар. Сәвия апа үзенең шигырләрен, тәрбия темасына әкиятләр укыды, балаларга алтынга тиң изге киңәшләрен бирде, әдәпле, инсафлы булырга чакырды.
22 июнь Яңасала авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә “Туган якның батыр уллары” дигән хәтер көне уңаеннан әдәби мәйданга үз укучыларын җыйды.
Каенсар клубында балалар иртәсе үтте.
Шигырьсөйләүчеләр бәйгесе.
2017 нче елның 22 апрелендә Яңга-Сала авыл китапханәсе ел саен уздырыла торган «Китапханә төне» уку фестивалендә катнашты. Авылыбызның мәдәни тормышындагы зур вакыйга булган әлеге чарага катнашырга теләүче барлык кунакларга бу төндә Каенсар авыл клубында Яңга-Сала авыл китапханәсенең күчмә китапханәсе үз ишекләрен ачты.
11 апрель көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә “Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көн” уңаеннан 1-4 сыйныф укучылары өчен белешмә мәгълүмат сәгате булып узды
23 март көнне Каенсар авыл клубында гаилә балалар бакчасы Яңга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә "Кошларым якын дусларым" - дигән балалар иртәсе үтте.
21 март көнне Яңга-Салабашлангыч мәктәбе территориясендә авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә яз гүзәле Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәме узды
19 март көнне Каенсар авыл клубында Яңга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә "Табигать -тиңсез хәзинә" дигән темада тапкырлар һәм җитезләр бәйгесе үтте.
21 нче февраль- Халыкара туган тел көне.
Яңга-Сала авыл китапханәсендә (музей), Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел тулу уңаеннан, Яңга-Сала башлангыч мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары белән "Әфганстан –йөрәк ярасы” исеме астында батырлык дәресе үткәрелде. Китапханә мөдире Ф.А.Борханова тарихта эз калдырган Әфган сугышы турында сөйләде.
5 февраль көнне Каенсар авыл клубында (күчмә пункт) 8-9 сыйныф укучылары белән “Җыры һаман яши...”- дигән көчсез звено интелектуаль уены оештырылды.