"Күңелле стартлар" Кышкы спорт уеннары.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Яңасала авыл китапханәсе Каенсар авыл клубы белән берлектә үзенең укучыларын "Күңелле стартлар" дигән кышкы спорт уеннарына җыйды.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Яңасала авыл китапханәсе Каенсар авыл клубы белән берлектә үзенең укучыларын "Күңелле стартлар" дигән кышкы спорт уеннарына җыйды.
22 февраль көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән "Дөньяда иң - иң матур тел, ул минем Туган телем" - дигән бәйге үткәрде. Бәйгедә "Сөембикә оныклары" һәм "Тукай варислары" дигән командалар көч сынашты.
20 февраль көнне Каенсар авыл клубында Халыкара туган тел көне уңаеннан бәйге оештырылды.
Каенсар авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны, китапханәнең актив укучысы Исламова Минҗофар Халик кызын 90 яшьлек күркәм бәйрәме белән котладылар.
Яңга-Сала авыл китапханәсендә каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган "Татар халкының каһарманы - Муса Җәлил" - дигән темада йолдыз сәгате уены узды.Максат:М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтен танышу,шагыйрьнең һәр чор иҗатына хас булган үзенчәлекләрне ачу, патриотик, гражданлык тәрбиясе бирү.
9 февраль көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе каршында оештырылган "Ак калфак" татар хатын кызлары иҗтимагый оешмасы"Татар халык җырлары- иң кадерле ядкарләр" дигән әдәби музыкаль кунакханәгә үзенең дусларын җыйды.
6 февраль көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе "Ромашка" балалар бакчасында булды. Бакчага йөрүче нәниләрне китапханәгә килүче журналлар белән якыннан таныштырды.
Өлкәннәребез мәдәният хезмәткәрләрен зур түземсезлек белән көтәләр ,шатланып каршы алалар.
2 февраль көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе мәктәп укучылары белән туган як табигате буенча сәяхәткә чыкты
1 февраль көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе башлангыч мәктәптә 1-4 нче сыйныф укучылары белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап "Спорт белән дус бул, яман гадәт юк бул!" дигән темада күңелле стартлар оештырды.
Яңга- Сала авыл китапханәсе Каенсар авыл клубында күчмә китапханәдә укучыларны яңа китаплар белән таныштырды.
28 январь көнне Каенсар авыл мәчетендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе,фәлсәфәче,тарихчы,дин әһеле,педагог,археолог,этнограф Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган Мәрҗани укулары булып узды.
Яңга-Сала авыл китапханәсенең ишекләре һәркем өчен ачык.
16 январь көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә Бөек рус язучысы Л.Н.Толстой елын ачып җибәрү уңаеннан "Великий певец Великой России" дигән әдәби сәгать булып узды.
15 январь көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә якташыбыз, мәгърифәтче, бөек татар галиме Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан киң катлам укучылар өчен китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
13 январь көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә һәм Г.Бәширов музейда кунакта шагыйрә Луиза Янсуар.
Яңга-Сала авыл китапханәсе айга ике тапкыр Каенсар авыл клубында авыл халкына китапханә хезмәте күрсәтә.
9 нчы январь көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе үз укучыларын авылдашыбыз Гомәр ага Бәшировка багышланган музейга әдәби кунакханәгә җыйды.
Яңга-Сала авыл китапханәсе балаларның сәламәтлекләрен кайгыртып кышкы табигатькә сәяхәткә алып чыкты.
Яңга-Сала авыл китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен кышкы каникул чорында "Серле дә, сихри дә ул китап"- дигән күргәзмә төзеп тәкъдим ителде.