Сәламәтлек дәресе "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл"
Ак-Чишмә авылы фельдшер- акушерлык пункты фельдшеры Камалова А.А. “Көндәлек режим һәм сәламәтлек” исемле лекция белән чыгыш ясады.
Ак-Чишмә авылы фельдшер- акушерлык пункты фельдшеры Камалова А.А. “Көндәлек режим һәм сәламәтлек” исемле лекция белән чыгыш ясады.
Китапханәче Тукайның балалар өчен язылган шигырьләреннән өзекләр укыды, кечкенә китап укучылар шигырьләрнең исемен атадылар, дәвам итеп сөйләделәр.
Клара Булатова 1960 еллардан башлап иҗат итә. Дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Аның сүзләренә күп кенә җырлар язылган.
Татарстан Республика балалар китапханәсе оештырган “Через сказки к миру и согласию: читаем народные сказки на родном языке” Бөтенроссия акциясенә кушылдык.
Җырчыбыз Шамил Әхмәтҗановның моң иленә керткән өлеше, кызлары Чулпан белән Гөлнар, яки улының язмышы турында белергә теләүчеләрне китапханәдә көтеп калабыз.
Киң катлау укучылар өчен оештырылган фольклор кичәсенең башында китапханәче кичәгә килүче китап укучыларны Халыкара Туган тел көне белән котлады, бу бәйрәм кайчаннан һәм нинди максатларда билгеләп үтүен сөйләде.
Каюм Насыйриның “Адәм... үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер...” дигән сүзләре белән таныштык, аның мәгънәсенә төшендек.
Китап укучылар Тукай әкиятләренең геройларын кул эшләнмәләреннән һәм рәсемнәрдән эзләп таптылар, ул әкият безне нәрсәләргә өйрәтте, шуны ачыкладылар.
“Көчле рухлы каһарман” исемле тәрбия сәгатендә Муса Җәлилнең биографиясе, дәүләт бүләкләре, газета-журналлардагы махсус аңа багышланган язмалар, фотосурәтләр, шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләре тупланган китаплар белән таныштык.
Балтач районының Карадуган авылындагы Себер тракты тарихы музее һәм Казан шәһәрендәге Муса Җәлил музее белән таныштык.
Китап укучыларга Хәнәфи Бәдигыйның “Акыллы туп” дигән китабын кычкырып укыдык, ахырдан шушы шигырьләр буенча фикер алыштык.
Бөек Ватан сугышы чорында республика тормышына гомуми күрсәтмәләр бирдек.
Китапханәче “Язмышларга буйсынмас җаннар” исемле күргәзмәгә күзәтү ясап, мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр татар язучылары Фәнис Яруллин, Рөстәм Нәбиев һәм Гакыйль Сәгыйровларның тормыш юлы һәм иҗатлары белән танышырды.
“Ришвәтчелек кайда, сәбәпләре нидә?” исемле белешмә сәгать уздырдык. Әлеге чара әңгәмә кору алымында үтте, балаларга коррупциянең куркынычы һәм аның нинди зыян китерүе хакында сөйләдек.
Композитор Салих Сәйдәшевның тәрҗемәи хәле, аның тормышын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, истәлекләр, Кәрим Тинчурин, Г.Тукай бәйләнешләре белән танышырга була.
Китап укучылар белән бергәләп яшүсмерләрнең югалу очраклары барлыгын сөйләштек, моңа нинди сәбәпләр китергәнен ачыкладык.
Китапханәче М.Мәһдиев әсәрләрен укыганда туган әдәби ачышларның кайберләре белән киң катлау китап укучыларны да таныштырды.
Инвалидлар унъкөнлеге уңаеннан "Язмышларга буйсынмас җаннар" исемле китап күргәзмәсе эшли.
Кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен узган "ТАССР: Театрлар унъеллыгы" исемле мәдәни дәрестә республикабызның 1930- нчы елларда мәдәният үсеше белән таныштык.
Кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен мәдәни дәрес Татарстан автономияле республикасының беренче адымнарын аңлатудан башланды.