Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

Библиографик уен "Тапкырлыкта, өлгерлектә миңа бер дә тиңнәр юк"

Балаларга махсус карточкалар өләштем. Алар берәм-берәм шундагы биремнәрне башкардылар: күрсәтелгән китапның кайсы бүлектә икәнен күрсәтү, китапны табып алырга, язылган табышмакны әйтергә, табышмак җавапларын дөрес әйтү буенча җиңүчене билгеләү, бирелгән сорауларга җаваплар бирергә, аның үзенчәлекләрен санарга, карточкада бирелгән бирем буенча дидактик материаллардан карточкалар табарга.

"Әдәбият -чиксез дәрья" информация көне

Иртән балалар өчен “Китап укымаган адәм- чәчкә атмаган үлән” исемле информация дәресе уздырдык. Көне буе язучыларга,Әдәбият елына багышланган күргәзмәләр эшләде. Кич “Әдәбият чиксез-дәрья” күргәзмә-күзәтү узды, соңыннан китап укучылар өчен концерт узды.

"Ак чәчәкләр" китап киштәсеннән- зәңгәр экраннарга

Башта китапханәче кыскача Г.Әпсәләмовның тормыш юлы, “Ак чәчәкләр” китабы белән таныштырды. Шушы фильм төшерелә башлау белән китапукучылар бу романны бик теләп укый башлавы турында сөенеп сөйләде. Абдуллина Алисә әсәрнең эчтәлеге белән таныштырды.

Сагынабыз сине ,авыл җанлы ТУФАН!

2015 нче елның 20 нче сентябрендә “Әдәби мәйдан” циклындаНаратлык авыл халкы өчен “Сагынабыз сине ,авыл җанлы ТУФАН...” дип исемләнгән китап укучылар конференциясе узды. 80 еллыгын тутырган булыр иде,дип Туфан Миңнуллинны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Башта шул исемдәге китап күргәзмәсе белән таныштык. Аннары укытучы Тахавиева Г. Туфан Миңнуллинның тормыш юлы белән таныштырды. Китапханәче “Авыл җанлы Туфан” дип исемләнгән доклад укыды. Мухаметдинова Ч. язучының иҗаты белән таныштырды.

Мин барысын белергә телим

Башта “мәдәният “ төшенчәсе үз эченә нәрсәләрне ала, шулар хакында сөйләштек, балаларны һәр яктан мәдәниятлы итеп тәрбияләргә ярдәм итүче көндәлек белән таныштык, конкурс максатлары, аның этаплары белән таныштык . Алдагы елда тутырылган мәдәни көндәлектә эшләнеп бетмәгән эшләрне күрсәттек, ул көндәлекләрне укучыларның үзләренә тапшырдык. Башта үзебезнең республика, аның символикасы,президенты, истәлекле урыннары, башкаласы Казан хакында сөйләштек.

Балалар өчен яңа ел тамашасы "Кыш бабай безне бик ярата"

Балалар төрле әкият геройлары булып уйнадылар, дәртле биюләр башкардылар, бизәлгән чыршы тирәсендә җырладылар, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Җәнлекләр Су анасына алтын тарагын табарга булыштылар . Кыш бабай балаларга изге теләкләрен җиткерде, һәрбер кешегә үзенең бүләкләрен өләште, балалар кызыклы уеннар уйнадылар.