Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

Новости

Конституция- Россиянең төп законы

12 декабрьдә Россиядә Конституция көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан яшьләр белән “Конституция –Россиянең төп законы” дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырылды. Яшьләр Конституциядә язылган хокуклар һәм бурычларны искә төшерделәр, аларның үтәлүе турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.

9 декабрь-Ватан геройлары көне

«9 декабрь– Ватан геройлары көне» — китапханәдә узган танып- белү сәгатендә төп максат булып балаларга Батыр сүзе нәрсәне аңлатканны, батырлык мәгънәсен ничек аңлаганнарын ачыклау , Бөек Ватан сугышында катнашкан Герой пионерлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары турында мәгълүмат бирү булды. Шулай ук укучылар кайнар нокталарда хезмәт иткән якташ- ветераннарның күрсәткән батырлыклары белән таныштылар, батырлык турындагы мәкальләрне таптылар.

"Китапханә-могҗизалар иле!"

27 май- Бөтенроссия китапханәләр көне. Бу уңайдан китапханәдә “Китапханә-могҗизалар иле!” дип исемләнгән библиографик дәрес узды. Китапханәче Саттарова Ф.Г. башлангыч сыйныфларга китапханә эшчәнлеге турында, китапханәченең көндәлек эш тәртибе турында таныштырып китте. Балалар яңа кайткан китаплар белән танышып , үзләрен дә китапханәче урынына куеп, формуляр тутырып карадылар. Үзләре өчен кызыклы булган сорауларга җавап таптылар. Чара барышында шигырьләр, яңа китаплардан өзекләр укылды, матур, җылы теләкләр

"Без-тәмәкегә каршы!"

31 май Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Бу көнне китапханәдә яшүсмерләр белән “Без- тәмәкегә каршы” дип исемләнгән әңгәмә булды. Китапханәче Саттарова Ф.Г. тәмәкенең безнең җәмгыятькә кайчан килеп керүе турында, кешенең организмына тәэсире турында чыгыш ясады. Яшүсмерләр бу турыда үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Ахырдан шул исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

"Бәхетле балачагым!"

1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан мәдәният йорты белән берлектә “Бәхетле балачагым!” дигән уен-ярыш үткәрелде. Чара барышында балалар шашка-шахмат уйнадылар, асфальтка рәсемнәр ясадылар, җырладылар, биеделәр. Төрле табышмак, мәкальләр буенча үзләренең белемнәрен сынадылар.

Соңгы кыңгырау

22 май көнне мәктәптә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Бәйрәм бик матур- шигырьләр, җырлар , бүләкләүләр белән үрелеп барды. Китапханәдә актив катнашучы балаларга Саттарова Фәридә грамоталар бирде, матур теләкләрен җиткезде.

"Туган як почмагы"на күзәтү

18 май- Халыкара музейлар көне уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән , мәдәният йортында урнашкан “Туган як почмагына” күзәтү ясадык. Балаларны татар халкының борынгы йорт әсбаплары белән , эш кораллары белән таныштырдык. Сәкедә чәй эчеп, комганнан су салып та юынып карадылар. Милләтебезнең, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштырып тору, аларга хөрмәт уяту максаты булган бу чаралар әледән әле үткәрелеп тора.

Читаем детям о войне

“Читаем детям о войне” ХII халыкара акциясенә Яңа Чәчкап авылы китапханәсе дә кушылды. Шәрәфетдинов Илназ Сибгат Хәкимнең “Йолдыз” шигырен, Бикмуллин Раян Гүзәлия Фәйзуллинаның “Җиңү көне” шигырен сөйләделәр. Замалиева Зилә Мостафа Ногманның “Әниемә” шигырен, Солтанова Әдилә Фатих Кәримнең “Ант” шигырен, Каюмова Рузилә Муса Җәлилнең “Кол” шигырен укыдылар.

Сугыш хатын-кыз йөзле түгел

8 май көнне “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...” проектына кушылып, Яңа Чәчкап авылы китапханәсендә балалар белән Шамил Рәкыйповның “Кызлар-йолдызлар” китабы белән таныштык. Шамил Рәкыйповның әлеге повесте халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгын тасвирлауга багышланган. Каһарманлык үрнәкләрен автор бу очракта хатын-кызлардан гына торган төнге бомбардировка авиаполкы сугышчылары мисалында күрсәтә. Балалар белән китапның кызыклы урыннарын укыдык. Мәгубә Сыртланованың биографияс

Җиңү кайтавазы мәңгелек

9 май көнне Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан “Җиңү кайтавазы мәңгелек” исеме астында митинг узды. Авылыбызда сугыш ветераннары калмаганга да берничә ел. Тол ветераннар да, сугыш вакытында тылда хезмәт итүче ветераннар да бик сирәк калып бара. Шушындый чараның максаты булып, өлкәннәрнең балаларга үзләренең кичергәннәре белән уртаклашу, балаларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту, Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру тора. Илебезнең күге һәрвакыт аяз , тыныч б

"Кар десанты"н каршы алу

26 февраль көнне авылыбызга “Кар десанты” төште. Татарстанның төрле уку йортларыннан килгән студентлар әби -бабайларның карларын көрәделәр. Йортларында төрле эштә булыштылар, ә кичен авылдашларга матур эчтәлекле спектакль һәм концерт номерлары күрсәттеләр

Яңа Чәчкап авылы: ата-баба нигезе" китабын тәкъдир итү кичәсе

Әгәр дә без борынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безнең үзебезне онытырлар"- дигән Шиһабетдин Мәрҗани. Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү фарыз,дигәннәр борынгылар.Шул вакытта гына кеше туган иленең,туган төбәгенең,туган йортының,үз халкының чыгышын белә.Без һәрвакыт үткәнебез,кайсы тамырдан булуыбыз белән кызыксынып торырга тиеш.Кем без,нәселебез кая барып тоташа? Бүген мәдәният йортында чын бәйрәм - "Яңа Чәчкап авылы: Ата- баба нигезе" китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Нурулла Бик

"Без бит авыл малайлары"

21 февральдә мәдәният йорты белән берлектә “Без бит авыл малайлар” дигән уен- ярыш узды. Малайлар төрле сынаулар уздылар-бәрәңге дә арчыдылар, сорауларга җавап та бирделәр, эстафетада да сынатмадылар.

"Муса Җәлил- татар халкының каһарманы!"

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан китапханәдә “Муса Җәлил” татар халкының каһарманы дигән китап күргәзмәсе ясалды. Камалова Флюзия, Сөбханова Гөлшат, Гимадова Самирә, Солтановыа Алия, Замалиева Зилә, Абдрахманова Алия “Без Җәлилне укыйбыз “ дигән онлайн -акциядә катнашып дипломга ия булдылар.

"Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек" мәгълүмат сәгате

15 февраль- Сугышчы- интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.Бу истәлекле көн совет гаскәрләренең Әфганстан территориясеннән чыгарылуы, сугыштан кайтмаган әфганчы-сугышчыларның батырлыгы, шулай ук сугышчан хәрәкәтләр чорында илебездән читтә хезмәт иткән ватандашларыбызны хәтерләрдә яңарту белән бәйле. Бүген бу уңайдан китапханәдә мәгълүмат сәгате узды. Балалар Әфганстанда, Чечняда хезмәт иткән авылдашларыбыз турында тыңладылар. Шулай ук кемнәргә интернационалист сугышчы дип әйткәннәрен

Читаем о блокаде

3 февральдән “Читаем о блокаде” Бөтенроссия акциясендә катнаштык. Саттарова Әдилә, Шарафеева Диләрә, Юсупова Гүзәл, Бикмуллин Раил, Самигуллина Гөлнара, Самигуллина Зәринә, Шарипова Зилә дипломнар белән бүләкләнделәр.

Гамил Гали улы Заёретдиновны искә алу

2002 елның 4 феврале Буа районы тарихына "кара" хәрефләр белән язылды. Тыныч тормышта, бер яктан да куркыныч, хәвеф янамаганда без бер мизгелдә асыл егетләребезне мәңгегә югалттык. Ульяновск хәрби частеннан качкан кораллы дезертирлар юлына аркылы басып, үз гомерләре бәрабәренә якташлары иминлеген бозарга ирек бирмәгән һәм хезмәт бурычын ахыргача үтәгән батыр егетләребезне онытырга безнең хакыбыз юк! Әлеге хатирә буыннан- буынга, йөрәктән- йөрәккә күчсен иде. Кече сержант Хәйруллин Илнур Мәүлет улы, кече л

И газиз туган телем

01 Яңа Чәчкап авылы җирле үзидарәсенең отчет җыелышында “ И газиз туган телем “ дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Авылдашларыбыз 2021 елдаТатарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителүе турында мәгълүмат белән таныштылар.