Городская библиотека - филиал № 12

Яңалык

Соңгы туранчы

27нче сентябрь көнне 12нче татар китапханәсендә «Фикер» клубы эшчәнлеге кысаларында язучы, тарих фәннәре кандидаты, актив җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың 2016нчы елда дөнья күргән “Соңгы туранчы” китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.

Тукай иленә сәяхәт

21 нче апрель көнне 12 нче санлы татар китапханәсе 29 нчы гимназия укучылары өчен Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан «Тукай иленә сәяхәт» дигән телдән журнал үткәрде.

Мин Тукайга киләм

22нче апрель көнне 12нче татар китапханәсе 54нче гимназиянең 8нче сыйныф укучылары өчен Тукайның 130 еллыгына багышлап “Мин Тукайга киләм” исемле әдәби уен үткәрде.

Бәхеткә юл

21нче март көнне 12нче татар китапханәсе 54нче татар гимназиясенең югары сыйныф укучылары өчен бүгенге заман профессияләре турында фикер алышу кичәсе үткәрде.

Шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән очрашу

18нче март көнне китапханәдә Чаллыда яшәп иҗат итүче юбиляр шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән “Асылыма кайтам” дип исемләнгән очрашу булды.

12нче татар китапханәсендә Сирень Якупова белән очрашу узды

4нче март көнне 12нче татар китапханәсендә "Серле тормыш бары җирдә генә" дип исемләнгән шигъри - музыкаль кичә узды. Кичәдә китап укучылар шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Чаллы язучылар берлеге рәисе урынбасары Сирень Якупова белән очраштылар.

Гасырлардан, Тукайлардан килгән үз телем

26нчы февраль көнне Туган тел атналыгы кысаларында 12нче санлы татар әдәбиятын һәм туган якны өйрәнү китапханәсе 29нчы гимназия белән берлектә шәһәребездә яшәп иҗат итүче юбиляр шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән очрашу кичәсе үткәрде.

Аталар сүзе - акылның үзе

18нче февральдә 12нче санлы татар китапханәсендә 46нчы, 60нчы мәктәпләр, 54нче гимназия укучылары өчен “Фикер” клубы эшчәнлеге кысаларында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Аталар сүзе – акылның үзе” дип исемләнгән кичә уздырылды.

Түребездә кунак бар!

25нче ноябрьдә 12нче китапханә хезмәткәрләре “Кечкенә кораб” исемле 71нче балалар бакчасында шәһәрдәшебез, ТР Язучылар оешмасының Яр Чаллы бүлеге рәисе, танылган прозаик, шагыйрь, публицист Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин белән очрашу уздырды.

Китап алсаң кулыңа - нур сибелер юлыңа

2015 елда Русиядә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан Яр Чаллы китапханәләр системасының 12нче санлы татар китапханәсе апрельдә 2-8нче сыйныф укучылары арасында «Китап алсаң кулыңа - нур сибелер юлыңа” дигән шәһәркүләм конкурс игълан иткән иде. Конкурсны йомгаклау 20нче ноябрьдә китапханәдә үтте.

Җанга якын сәнгать

13нче октябрь көнне 12нче татар китапханәсе Гали Акыш исемендәге 84нче татар лицеенда 10нчы сыйныф укучылары өчен шәһәребездә яшәп иҗат итүче, Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, шәмаил остасы Зөлфия Мөхәммәтдинова белән "Җанга якын сәнгать" исемле очрашу кичәсе үткәрде.

Сез булганга көзләр матур ул!

8 октябрьдә 12нче санлы татар китапханәсендә “Фикер” клубы эшчәнлеге кысаларында Өлкәннәр көненә багышланган “Сез булганга көзләр матур ул!” кичәсе үтте.

Изге йола - күркәм бәйрәм

30нчы сентябрьдә 12нче санлы татар китапханәсе "Яшүсмер" яшүсмерләр һәм яшьләр клублары үзәге" белән берлектә 18нче лицейда "Изге йола - күркәм бәйрәм" дип исемләнгән дини - мәдәни кичә - Корбан бәйрәме үткәрде.

Бөек шәхеснең шәҗәрәсе эзеннән

29нчы сентябрь көнне 12нче санлы татар китапханәсендә язучы, тарих фәннәре кандидаты, актив җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың 2015 елда дөнья күргән “Ана” китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.