Городская библиотека - филиал № 12

Яңалык

Чаллы шагыйрәсе Әлфия Ситдыйкова иҗаты буенча әдәби кичә (6+)

17 гыйнвар көнне 12 нче санлы китапханә Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең актлар залында танылган Чаллы шагыйрәсе, бик күркәм балалар китаплары авторы Әлфия Ситдыйкова иҗаты буенча «Мин балачак иленнән» дигән әдәби кичә уздырды.

«Кеше китә, якты эзе кала» (16+)

12нче китапханәдә гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлаган фидакарь шәхес, татар милли хәрәкәте көрәшчесе, тарих белгече, талантлы публицист, меценат, «Почет билгесе» ордены кавалеры Габдулла Сәхәбетдин улы Сәрвәретдиновны искә алу кичәсе узды.

«Кунак булсаң, тыйнак бул!» исемендә танып белү сәгате (6+)

12 нче китапханә 54 нче гимназиянең югары сыйныф укучыларына халкыбызның кунакчыллык, кунакларга карата хөрмәт сыйфатлары белән танышу максатыннан «Кунак булсаң, тыйнак бул!» исемендә танып белү сәгате уздырды.

«Балачак илендә» әдәби сәгате (6+)

21 сентябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Балачак илендә» дигән әдәби сәгать үткәрде.

«Без Тукайлы халык»: телдән журнал (6+)

12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар өчен бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан «Без Тукайлы халык» дигән телдән журнал уздырды.

Тукай – милләтем горурлыгы (6+)

21 нче апрель көнне 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Тукай – милләтем горурлыгы» дигән әдәби сәгать үткәрде.