Городская библиотека - филиал № 12

Яңалык

Гимназиядә фольклор сәгате

27нче сентябрь көнне 12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе «Мирас» клубы эшчәнлеге кысаларында 2нче сыйныф укучылары өчен «Тел ачкычы - акыл баскычы» дип аталган фольклор сәгате уздырды.

Урамда китап күргәзмәсе

2 август көнне китапханә янындагы мәйданчыкта яңа китаплар һәм газета-журналлар күргәзмәсе эшләде.

«Мәгърифәт нуры ачар…» электрон презентацияләр бәйгесе нәтиҗәләре

12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсенең «Мәйдан» журналы белән берлектә игълан иткән «Мәгърифәт нуры ачар…» дип исемләнгән электрон презентацияләр бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.

Зөләйха Минһаҗеваның иҗат кичәсе

20нче апрель көнне "Эврика" шәһәр мәдәният үзәгендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Зөләйха Минһаҗеваның иҗат кичәсе узды.

Калфак туе

16 март көнне “Эврика” мәдәният үзәгендә Яр Чаллы ”Ак калфак” татар хатын –кызлары иҗтимагый оешмасы “Калфак туе” бәйрәмен уздырды.

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсендә «Яшәү мәгьнәсе – мәхәббәт» исеме астында Разил Вәлиевның иҗат кичәсе узды

2 нче март көнне 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсендә шигьрият сөюче китап укучылар өчен «Яшәү мәгьнәсе – мәхәббәт» исеме астында Разил Вәлиевның иҗат кичәсе узды.

Ташларга тылсым өрүче

17нче февраль көнне 12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе 54нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучылары өчен татарның рәсем сәнгатенә нигез салучы рәссам Бакый Урманченың 120 еллыгына багышлап “Ташларга тылсым өрүче” исемле телдән журнал үткәрде.

Без - Җәлил варислары

12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе Муса Җәлилнен тууына 111 ел тулу уңаеннан әдәби кичә уздырды.

«Китап-гаҗәеп бүләк» акциясе

12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсендә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китап - гаҗәеп бүләк» дигән хәйрия акциясе үтте.

Электрон презентацияләр бәйгесе

Яр Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе «Мәйдан» журналы редакциясе белән берлектә «Мәгърифәт нуры ачар...» дип исемләнгән электрон презентацияләр бәйгесе игълан итә.

Көчле рухлы кешеләр

15нче декабрь көнне 12нче санлы татар китапханәсе педагогия көллияте студентларына «Көчле рухлы кешеләр» исеме астында китап һәм мәкаләләргә күзәтү уздырды.