Городская библиотека - филиал № 12

Яңалык

Халык шагыйрәсе Клара Булатова белән очрашу (18+)

Чаллы шәһәренең 12 нче санлы китапханәсендә һәрбер татарның күңелендә урын алган әлеге шигъри юллар авторы, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе, Халык шагыйрәсе Клара Булатова белән ихлас, гамьле очрашу узды.

«Чәчәк ат, Татарстаным!» исемле шәһәркүләм шигъри видеобәйгегә нәтиҗә ясалды

Яр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 12 нче санлы милли китапханәсе 2019 елның 14 октябреннән 22 ноябренә кадәрТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән «Чәчәк ат, Татарстаным!» исемле шәһәркүләм шигъри видеобәйгегә нәтиҗә ясалды.

«Спорт сөюче гаилә» Очрашу кичәсе (12+)

8 ноябрьдә 12 нче санлы татар китапханәсе Татарстанның һәм Россиянең атказанган спорт остасы Энҗе Хәмидуллина белән «Спорт сөюче гаилә» дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырды.

«Каләмебез шулай гамәл кылып, хезмәт итеп торсын ил-көнгә…» (12+)

31 октябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре Чаллы педагогия көллияте студентлары өчен «Каләмебез шулай гамәл кылып, хезмәт итеп торсын ил-көнгә…» дип аталган шигъри кичә оештырды.

Шагыйрь Рәшит Бәшәр белән очрашу (6+)

22 октябрь көнне Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен шагыйрь Рәшит Бәшәр белән очрашу узды.

«Тормышыбыз өлгесе сез, өлкәннәр» (18+)

4 октябрьдә 12 нче санлы татар китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Тормышыбыз өлгесе сез, өлкәннәр» дип аталган чара оештырылды.

Китапханәдә Ачык ишекләр көне узды (0+)

26 сентябрьдә 12 нче санлы китапханәдә Ачык ишекләр көне кысаларында балалар өчен экскурсияләр, педагогия көллияте студентлары өчен «Үткен каләм, үткер күз – асыл сүз» исемендә журналистлар Нәсимә Садыйкова һәм Дамир Шәйхетдинов белән очрашу узды.

Китапханә Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйров иҗатлары буенча «Көчле рухлылар» дип аталган чара уздырды (6+)

24 сентябрьдә 12 нче санлы китапханә Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә башлангыч сыйныф укучылары өчен Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйров иҗатлары буенча «Көчле рухлылар» дип аталган чара уздырды.

Театр артистлары белән очрашу кичәсе (12+)

18 нче сентябрьдә 12нче санлы татар китапханәсе Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Чулпан Арсланова һәм Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Нургалиева белән күңелле очрашу кичәсе уздырды.

Китаплы җәй (6+)

Җәйнең бер матур көнендә китапханәчеләр волонтерлар катнашында «Китапханә аланчыгы» оештырды.

«Ач, шигърият, серләреңне…» (12+)

28 май көнне 12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре Чаллы педагогия көллияте студентлары өчен «Ач, шигърият, серләреңне…» дип аталган шигъри кичә оештырды.