Городская библиотека - филиал № 12

Яңалык

Студентлар юбиляр шагыйрә Рушания Гыйләҗева белән очрашты (16+)

23 сентябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсе педагогия көллияте студентлары өчен шәһәребездә яшәп иҗат итүче юбиляр шагыйрә, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы Рушания Гыйләҗева белән «Шигырьләрдә күңел серләре» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрде.

"Күркәм кием – тән зиннәте" (16+)

22 сентябрь көнне 54 нче гимназиянең югары класс укучылары өчен "Күркәм кием – тән зиннәте" исемендә сөйләшү узды.

Җәйне шатланып каршы ал, әмма укырга онытма (6+)

29 нчы июньдә 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре нәни укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Җәйне шатланып каршы ал, әмма укырга онытма» дип исемләнгән библиоаланчык оештырдылар.

Без төрле һәм шәп (6+)

12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Без төрле һәм шәп» исемле уен программасы үткәрде.

Юбиляр шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән очрашу (16+)

18 нче май көнне 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе педагогия көллияте студентлары өчен шәһәребездә яшәп иҗат итүче юбиляр шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән «Җиргә гашыйк шагыйрә» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрде.

«Асылыма кайтам»: язучы Рәзинә Мөхияр белән очрашу (6+)

17 май көнне 12 нче санлы татар китапханәсе 29 нчы гимназия белән берлектә тел галиме, филология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты профессоры, 2003 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, 2017 елда Саҗидә Сөләйманова премиясенә лаек булган шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән «Асылыма кайтам» исеме астында очрашу үткәрде.

«Тукай һәм туган тел»: әдәби сәгать (6+)

12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе 22 апрель көнне 29 нчы гимназиядә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган «Тукай һәм туган тел» дигән әдәби сәгать үткәрде.

«Мәңге яши, яшьни Тукай!» әдәби-музыкаль кичәсе (6+)

12 нче татар китапханәсе 21 нче апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне алдыннан, башлангыч сыйныф укучылары өчен «Мәңге яши, яшьни Тукай!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды.

Яңа буын драматургы (12+)

12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары белән Раилә Мөхсинованың «Кайнар токмачлы аш» китабы буенча фикер алышты.

«Шагыйрь күңеле – тормыш көзгесе» язучы Зөләйха Минһаҗева белән очрашу (0+)

12 нче татар китапханәсе М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучылары өчен шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә Зөләйха Минһаҗева белән «Шагыйрь күңеле – тормыш көзгесе» дип аталган очрашу кичәсе уздырды.

«Яшәсә җирдә дуслык»: ачыктан-ачык сөйләшү (12+)

Дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру максатыннан, 12 март көнне 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен «Яшәсә җирдә дуслык» дигән темага ачыктан-ачык сөйләшү уздырды.