Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Яңалык

“22нче июнь –хәтер һәм кайгы көне” батырлык сәгате

Белгәнебезчә, 22 нче июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Бөек Ватан сугышы -тарихка иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән сугыш буларак керде. Әлеге уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, укучылар өчен һәйкәл янында батырлык сәгате үткәрде.

“Смешариклар лагерьда кунакта!”

Укучыларның җәйге ялын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан, китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен күңелле чара үткәрделәр.

“Артышлыкка сәяхәт” экскурсия

Безнең авылыбыз матур табигать кочагына урнашкан.Болын, кырлары, тугайлары аеруча да матур.Ә күле исә аккошлар йөзгән чакта бигрәк ямьләнә. Бу гүзәл кошларны күзәтергә дип без - китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре, укучылар белән бирегә килдек.

“Сабантуйга бүләк җыю”

Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бәйрәм алдыннан һәр авылда атлар җигеп, гармуннар уйнап, өйләрдән өйләргә йөреп бүләк җыю йоласы бар.5нче июнь көнне елдагы традиция буенча, Арча районының Ашытбаш авылында да сабантуйга бүләк җыелды.

“Балачак- күңелле чак!”

1 июньдә бик матур җылы бәйрәм- халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.Чараның төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү.Бу бәйрәмне үткәрү- безнең Ашытбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йортының традициясенә әйләнә бара.

“Болгарга сәяхәт” дәрес-презентация

21 майда, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулды.Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә укучылар өчен танып белү сәгате үткәрелде.

“Бал кортлары-файдалы бөҗәкләр” уен-дәрес

20 нче май-халыкара бал кортлары көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан укучыларны умартачылык серләре һәм умартачылык продуктларының файдасы белән таныштыру, аларны куллана белергә өйрәтү максатыннан уен- дәрес үткәрелде.

"Ислам дине кабул ителүгә 1100ел"

22нче апрель көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Ислам дине кабул ителүгә 1100ел" дигән исем астында дини кичә булып узды.

Космос һәм космонавтлар турында укыйбыз!

12нче апрель- авиация һәм космонавтика көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә чара үткәрелде.Анда 2-4 нче класс укучылары катнашты.

Китапның бит туган көне! әдәби турнир

2 нче апрель – Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсендә китап бәйрәме үтте. Анда Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең 2-4 нче класс укучылары катнашты. Алар презентация ярдәмендә бу бәйрәмнең килеп чыгышы, китап тарихы турында мәгълүмат алдылар.

Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз!

Кошлар турында белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, балаларда аларга карата сак караш тәрбияләү, рәсем ясау сәләтләрен арттыру максатыннан, 1нче апрель көнне башлангыч класс укучылары белән чара үткәрелде.

“Утырмага барыйк әле” фольклор кичә

Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора. 22нче март көнне кул эшләре осталары Ашытбаш авыл китапханәсенә җыелды.

Бәйрәм итик бергәләп!

Бакчада милли бәйрәмнәр бик күңелле үтә.21нче март көнне “Кояшкай” балалар бакчасында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре язгы бәйрәм – “Нәүрүз”не үткәрде.

Нәүрүз котлы булсын! фольклор бәйрәм

Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар.

Цифрдан цифрлы грамоталыкка

2022нче ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде.Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә цифрлы грамоталыкка өйрәтү дәресе узды.Анда 5-6 нчы класс укучылары катнашты.