Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Яңалык

Г.Ахунов премиясе

Арча районы Үзәк китапханәсендә Гариф Ахунов исемендәге премия тапшыру тантанасы узды. Әлеге чара бары ике елга бер үткәрелеп килә. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия 2009 елдан башлап Арча муниципаль районында булдырылды.

“Синең хокукларың һәм бурычларың!”

19 нчы ноябрь көнне, Халыкара балаларның хокукларын яклау көне унаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсе Кысна авылы башлангыч балалары өчен “Синең хокукларың һәм бурычларың!” исемле чара үткәрде

“Көзге бал” конкурс

Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре югары класс укучылары өчен бәйрәм чарасы үткәрде.

“Сәнгать төне -2022”

4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында елның иң мөһим мәдәни вакыйгаларының берсе- «Сәнгать төне-2022» Бөтенроссия мәдәни акциясе узды.

“Гөлҗимешнең файдасы!” экологик дәрес

3нче ноябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә "гөлҗимешнең файдасы"дигән экологик дәрес булып узды.Анда төрле кече һәм урта яшьтәге укучылар катнашты.

Юлда йөрсәң, уяу бул! информина

2нче ноябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен баету максатыннан, чара үткәрелде.

”Кил син безгә, Сөмбелә!”

25нче октябрь көнне “Кояшкай” балалар бакчасында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләе катнашында Сөмбелә бәйрәме үтте. Көз кызы “Сөмбелә”, “Болыт” балаларны төрле кызыклы уеннар уйнатып, бар яктан да сынап карадылар.

“Музыканың чикләре һәм милләте юк!” музыкаль сәгать

1 нче октябрьдә Халыкара музыка көне билгеләп үтелә. Гасырлар дәвамында музыка кешеләрне рухландыра, илһамландыра. Мифологик геройлар, патшалар, күпчелек изге бәндәләр һәм музыка ярдәмендә уйларын, фикерләрен белдерәләр.Музыка көне уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсендә “Музыканың чикләре һәм милләте юк!” дип исемләнгән музыка уен коралларына багышланган чара булып үтте.

“Самовар бәйрәме!”

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм оештырылды.Бәйрәм чәй эчү, самоварларның килеп чыгышы белән, тарихы белән таныштырудан башланып китте.

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез!”

5 октябрь укытучылар көне дип билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Шушы матур дата уңаеннан Ашытбаш мәдәният йортында башлангыч класс укытучылары һәм укучылары өчен дәрес-сәяхәт үткәрелде.

Китаплы алан

Көз - үзе моңсу, шул ук вакытта күңелле дә ел фасылы.Моңсу дип җылы җәй белән саубуллашканга әйтәбез, күңелле чөнки көз - мул уңыш җыю мөмкинлеге бирә, табигать тә матур алтынсу төсләргә бай була.

“Милли уеннар – күңел бизәге!”

Милли уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Менә без дә Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре балалар белән милли уеннар уйнарга җыелдык. Чара укучыларны татар халык уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре белән якыннан таныштыру максатыннан чыгып үткәрелде.Анда кече сыйныф укучылар катнашты. Балалар белән “Чума үрдәк, чума каз”, “Без, без, без идек”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Капкалы”уеннарын уйнадык.Укучыла

Экологик сукмак буйлап сәяхәт

22 сентябрьдә Ашытбаш китапханәсе кече һәм урта сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч эколекторий оештырды. Чараның максаты-балаларны экологик проблемалар турында күзаллауны киңәйтү, табигатькә һәм бөтен тереклеккә сак караш тәрбияләү.

“Сагышлы гомер кайтавазы!”

Язучы Рифә Рахманның 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсендә “Сагышлы гомер кайтавазы!” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте.

“Спорт - экстремизмга каршы!”

“Экстремизмга – Юк!” айлыгы кысаларында 15 сентябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Спорт - экстремизмга каршы!” исемле сәламәтлек сәгате үткәрелде.

“Спортны сайла, сәламәт булырсың!”

4 нче август көнне балаларда спорт белән кызыксыну уяту, спортның кеше тормышындагы әһәмиятен аңларга булышу максатыннан чыгып, күңелле спорт чарасы үткәрелде.