02 март 2023
2023 нче ел- Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы буларак игълан ителде.Шул уңайдан, Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе “Образ учителя на страницах детских книг” дип исемләнгән республика күләмендәге акция уздыра.
27 февраль 2023
А. Әхмәтгалиева исеме китап яратучылар арасында "Ак читек", "Туташ", "Таллыкүлдә былбыл бар", "Баланнарда бал тәме" һәм башка әсәрләре белән таныш. 24нче февраль көнне Ашытбаш мәдәният йорты сәхнәсендә авторның "Баш куям тезләреңә" исемле драмасы күрсәтелде.
22 февраль 2023
21 нче февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе укучылары белән “Тамчы-шоу” уены үткәрелде.
16 февраль 2023
15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә патриотик сәгать үткәрелде.
15 февраль 2023
15 февраль – яраткан шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне. Бүген аны барлык җирләрдә искә алу кичәләре үткәрәләр. Бу чарадан безнең Аыштбаш авыл китапханәсе дә читтә калмады.
13 февраль 2023
13нче февраль көнне Ашытбаш мәдәният йортында бик матур кичә булып узды. Аны китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Кичәбезгә кунакка авылдашыбыз, күрененеле укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы, “Ел хатын-кызы” республика күләм конкурсында җиңүче, мөслимәләр берлеге җитәкчесе – Рая Ахуновна Фатхуллина чакырылган иде.
10 февраль 2023
10 февраль - А.С. Пушкинны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә бөек рус шагыйре Александр Пушкинга багышланган “Пушкинны искә алабыз!” дип исемләнгән искә алу сәгате булып узды.
09 февраль 2023
9 нчы февральдә татар язучысы һәм шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 ел булып узды. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә “Зәңгәр күлдә ай коена!” дигән әдәби сәгать үткәрелде
03 февраль 2023
2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн. Ашытбаш авыл китапханәсендә бу сугышта совет гаскәрләренең немец фашист гаскәрләрен тар -мар итүенә 80 ел тулу уңаеннан «Сталинград сугышы хәтердә» тарих сәгате үткәрде.
01 февраль 2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында милли мәдәният үзенчәлекләрен саклап калу, татар халкында дини-милли үзаңны үстерү максатыннан чыгып, Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә чара үткәрде.
25 гыйнвар 2023
Укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан патриотик сәгать үткәрелде.
23 гыйнвар 2023
23 нче январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә 8-9нчы класс укучылары өчен Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган батырлык сәгате уздырылды.
16 гыйнвар 2023
13нче январь көнне Ашытбаш мәдәният йортында башлангыч класс укучылары өчен, “Яңа елда бергә булыйк!” дип аталган уен-тамаша үткәрелде.
11 гыйнвар 2023
10 январьдә кече сыйныф укучылары өчен кышкы күңелле стартлар үткәрелде. Чара уен формасында узды һәм сәламәт яшәү рәвешен ныгытуга, спортка кызыксыну һәм мәхәббәт формалаштыруга, физик сыйфатларны үстерүгә, уңай кәеф тудыруга юнәлдерелде.
09 гыйнвар 2023
Балаларның кышкы каникул чорында күңел ачу чарасы үткәрелде.Анда башлангыч класс укучылары катнашты.
06 гыйнвар 2023
Ниһаять көтеп алган кышкы каникуллар да килеп җитте. Каникулны китаптан башка гына уздыралармыни? Юк, әлбәттә. Менә безнең китап яратучы нәни дусларыбыз да бүген китапханәгә килделәр.
05 гыйнвар 2023
30нчы декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында театральләшкән тамаша булып узды.
04 гыйнвар 2023
Киң даирә укучылар өчен Ашытбаш авылы китапханәсендә ”Ак карларың, бураннарың белән, кил син, әйдә, яңа ел!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.
12 декабрь 2022
“Коррупция”, “ришвәт”, сүзләренең мәгънәсен ачу, тискәре нәтиҗәләрен күрсәтү, укучыларда коррупциягә кире мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан чыгып укучылар белән хокукый дәрес үткәрелде. Нәрсә ул коррупция, ришвәт, ул тормышыбызга кайчан үтеп кергән, безгә нинди зыян китерә, аның белән ничек көрәшергә, һәм башка шундый сорауларга җавап эзләдек.
05 декабрь 2022
3нче декабрь, Билгесез солдат көне - Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, “Батырлыгың синең мәңгелек!” исемле патриотик сәгать үткәрде. Анда урта һәм югары класс укучылары катнашты.