Илебездә 22нче июнь – хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан, Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән авылыбызның яу кырыннан кайтмый калган батырларын, шулай ук районыбыздан чыккан батырларны искә алып үттеләр.
17 нче июнь көнне лагерьдә йөрүче балалар өчен экология буенча кызыклы чара үткәрелде. Чара башында укучыларга “Нәрсә ул экология?”, - дигән сорау бирелде.
Сабантуе- татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе санала.Ә бәйрәмгә бүләк җыю исә, шулай ук борынгыдан килгән йола, гореф-гадәт. 3нче июнь көнне Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре 2 җигүле ат, балалар белән милли йола буенча сабантуена бүләк җыярга чыктык.
1нче июньдә Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәләр.Шул уңайдан Ашытбаш мәдәният йорты каршында балалар өчен күңел ачу чарасы үткәрелде.
18нче май - Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Ашытбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Кушлавыч авылында эшләп килүче Тукаевлар музей - йортына сәяхәт кылды.
“Чиста яр буе“ акциясе күптән түгел генә игълан ителсә дә, без әлеге экологик чарада ел саен катнашып киләләбез. Акция кысаларында сулыкларны, елга-күл буйларын чистарту, тәртипкә китерү күз уңында тотыла.
15нче май - Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Гаилә ничек барлыкка килә? Беренче чиратта яратудан һәм бер береңне хөрмәт итүдән. Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре югары класс укучылары белән бик четерекле темага багышланган китап укучылар конференциясе үткәрде. Тема буенча китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм яшьләргә тәкъдим ителде.
Хәзерге заманда кешенең табигатькә карата саксыз карашы һәм мөнәсәбәте аркасында глобаль экологик проблемалар туды. Әгәр кешелек җәмгыяте якын киләчәктә табигатьне сакларга өйрәнми икән, алар үз – үзләрен һәлак итәчәкләр.
8нче май көнне бөек җиңүнең 78 еллыгына багышлап тантаналы чара үткәрелде. Бәйрәмне мәктәп, мәдәнинят хезмәткәрләре белән берлектә үткәрде.
26нчы апрельдә киң җәмәгатьчелек бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсе дә мәдәният йорты белән берлектә, башлангыч класс укучылары өчен кызыклы чара үткәрде.
12нче апрель - Космонавтика көне уңаеннан укучылар белән "галәмгә сәяхәт кылдык".
Карга боткасы" бик борынгыдан килгән бәйрәм. Элек кешеләр язны кара каргалар алып килә дип санаганнар. Һәм язны каршылап "Карга боткасы" бәйрәме үткәрә торган булганнар. Без дә бүген Ашытбаш һәм Кысна башлангыч укучыларына бу бәйрәмнең тарихын аңлатып, "Карга боткасы " бәйрәме уздырдык.
Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" исемле региональ проектны гамәлгә ашыру кысаларында Ашытбаш мәдәният йортында "Дини бәйрәмнәр һәм йолалар" дип исемләнгән очрашу булып узды. Анда үзләренең бөтен гомерләрен балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган педагог, остазлар чакырылган иде.
2нче апрель халыкара балалар китабы көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә укучы балалар өчен викторина үткәрелде.
27нче март - халыкара театр көне буларак билгеләп үтелә. Менә шул дата уңаеннан, безгә Ашытбаш мәдәният йорты, китапханә һәм актив балалар хозурына "Саяра эзләреннән..." дип аталган бер бик матур чарада катнашырга насыйп булды.
21нче март-яз фасылының төн белән көн тигезләшкән көне. Иске календарь буенча Яңа ел бәйрәме. Бу чарадан Ашытбаш авыл китапханәсе дә читтә калмады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Кояшкай” балалар бакчасында яз бәйрәмен билгеләп үттек.
7нче март көнне Ашытбаш мәдәният йортында халыкара-хатын кызлар көненә багышланган чара узды.
5нче март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә укучылар арасында күңелле ярыш булып узды. Анда 8-9 нчы класс укучылары катнашты.
5нче март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә райондашыбыз, Гыйззәтулиин Ирек Исмәгыйль улы белән әңгәмә оештырылды.Ул укучыларга волонтерларның кем булулары турында аңалатып, аларның нинди хезмәтләр башкарулары хакында сөйләде.
Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. 1 март – Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көненә карата Ашытбаш авыл китапханәсендә сәламәтлек сәгате үтте.